Самара өлкәсендә «Ел хатын-кызы» акциясендә Гүзәл Хәйсәнова җиңде
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Самара опера һәм балет академия театрының кече залында «Самара өлкәсе ел хатын-кызы» өлкә иҗтимагый акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Камышлы районы Иске Усман авылында туып-үскән Гүзәл Хәйсәнова да бар иде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Самара өлкәсенең 49 күренекле вәкиле «Сәламәтлек саклау хезмәткәре», «Йөрәк кушуы буенча волонтер», «Җәмәгать эшлеклесе», «Социаль хезмәткәр», «Мәгариф һәм фән белгече», «Профсоюз лидеры», «Предприятие җитәкчесе», «Бюджет учреждениеләре җитәкчесе», «Тармак белгече», «Җитештерү һәм җитештерү өлкәсе белгече» номинацияләре лауреатлары булды.