Мы в Telegram
Добавить новость

«Батыр» позывнойлы көрәшче Илдар Зарипов истәлегенә: «Гәүдәсе белән иптәшләрен каплаган»

«Батыр» позывнойлы көрәшче Илдар Зарипов истәлегенә: «Гәүдәсе белән иптәшләрен каплаган»

Махсус хәрби операция татарның тагын бер асыл улын алып китте. Көрәш дөньясын тетрәндереп, Балтач көрәшчесе, тренер, соңгы елларда көрәш ярышларында хөкемдар булган Илдар Зарипов һәлак булды. «Интертат» бу язманы позывное да «Батыр» булган Илдар Зарипов истәлегенә багышлый.

«Берсе яшел, берсе кызыл төстәге көрәш футболкаларын үзе белән алып китте. Үләренә берничә көн кала футболкаларын һәм Суворов медален Биектау районы егетенә биреп җибәргән. Шул вакытта бик курыктык», – дип сөйли башлады Илдар Зариповның туганнары.

Көрәш җене кагылган егет хәрби операция зонасына да үзе белән көрәшнең бер өлешен алып киткән була...

Фото: © шәхси архив

Февраль башында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ачылышында махсус хәрби операциядә булган егетләрне искә алдык. Экранда фотолары чыгып барган егетләр арасында көрәш дөньсында һәркемгә диярлек таныш булган Илдар Зариповның да фотосы күренде. Ә март башында узган Татарстан беренчелегендә аның һәлак булу хәбәре килде. Дүрт елга бер килә торган 29 февраль көнне көрәшче егетнең күзләре мәңгелеккә йомылган.

«Ятимлекне күреп үстеләр»

«Илдар бәләкәйдән үк бик көчле, батыр йөрәкле, эшчән, тырыш, үҗәт, куркуны белмәс булып үсте. 4 яшеннән ятим калдылар – әтиләре кинәт вафат булды. Энесе белән әнисенә, әбисенә терәк булдылар. Укыган чагында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Иртәнге 3-4тә торып китә иде. Гаиләләрендә ир-ат булмагач, җизнәләреннән үрнәк алсыннар дип, гел кайтып йөрдек. Кечкенәдән үз улым кебек итеп үстергәч, гел очрашып, сөйләшеп торгач, безнең өчен бу бик авыр хәсрәт», – дип күз яшьләре аша энесе Исмәгыйльнең улын искә алды Мөэминә Шәвәлиева.

Илдар армия сафларына да үзе теләп китте. Владивостокта диңгез пехотасында хезмәт итте. Бик гаилә җанлы кеше иде. Әбисе ул чакта 80нән узып бара иде инде. «Әби, үлә күрмә. Мин сине озатырга кайта алмыйм. Синең мине көтеп ун көн ятасың була. Үлә күрмә. Бибиләр кара, бибиләр белән йөрсәң, үлмисең син», дип китте армиягә дә, – дип искә алды аны апасы.

Фото: © шәхси архив

«Әби өчен иң яраткан оныкларның берсе иде», – ди Илдарның туганнан туганы Гүзәл Маликова.

Түбән Камада яшәсәк тә, Нормабашка гел кайтып йөрдек. Әби карамагында сигез бала бергәләшеп үстек. Шәһәр балалары булсак та, авылда эшләтеп үстерделәр, бергәләп көтүен дә көттек, печән дә чаптык. Эш сөючән, туган җанлы, молодец кеше иде Илдар. Авылда әби белән яшәделәр, әби 93 яшьтә үлде. Әби ураза тота иде. Илдар аны уятып, сәхәргә ашарга җылытып бирә иде. Әбине бик карады. Әби өчен дә иң яраткан оныкларның берсе булды. «Илдар» дип торды, аңа тел-теш тидермәде. Ул мине яратып «Күзлек» дип йөртә иде. Гел шаян-шук, җор телле булды. Бер тапкыр да тормышка зарланганын күргәнем булмады, – ди сеңлесе Гүзәл.

Фото: © шәхси архив

«Көрәш өчен янып-көеп йөргән егет иде»

Бертуган Илдар белән Илдус Зариповларның әтисе Исмәгыйль абый көрәшче була. Әтиләренең медальләрен, кубокларын күреп, егетләр дә көрәшче булу теләге белән яналар. «Әтием кебек көрәшче булам», – диде. Канына сеңгәндер инде. Сабантуйлар аннан башка узмый иде. Өйдәге бер стена аларның медальләре, бүләкләре белән тулы. Көрәш өчен янып-көеп янган егет иде ул, бөтен уе көрәштә булды», – ди Мөэминә апа.

Илдар авылда гына түгел, районда, Татарстан, Россиякүләм ярышларда батыр кала.

Бер елны икебез дә Татарстан беренчелеген оттык, шул елны Татарстан командасында Россия беренчелегенә Уфага бардык. Мин чемпион калдым, ул башкорт егетенә оттырган иде. Ярышларда үзен бик ышанычлы тота иде, курыкмыйча көрәште. Яхшы саклана иде, чөнки ул яшьтән эшләп үскән авыл егете, куллары нык иде аның, – дип искә алды мәктәп елларынннан Балтач районында, республика ярышларында бергә көрәшеп йөргән иптәшен Ринат Хәйретдинов.

Фото: © шәхси архив

Илдар Зарипов, авыл мәктәбен тәмамлап, Казан милиция юридик институтына керә. Казанда укыганда да көрәш белән шөгыльләнә, Мәскәү районы командасы өчен чыгыш ясый. «КазанХимСтрой» залында бергә көрәшеп йөргәннәрен Нәфис Миңнебаев та искә алды.

Без келәмдә дуслар да идек, көндәшләр дә булдык, чөнки бер авырлыкта көрәштек. Илдар олылар көрәшенә тиз кереп китте, нәтиҗәләре дә әйбәт булды. Физик яктан бик көчле егет, шуңа күрә аның белән көрәшүе дә авыр иде. Махсус операциягә киткәнен Балтач егетләреннән белдем. Илдар хәрбиләр ягына якын иде, шуңа бәлки күңеле шунда тарткандыр. Һәрбер кеше дә анда барып, взвод белән җитәкли алмый, димәк, Илдарның канында булган инде. Илдарның китүе – бөтен көрәш дөньясы, шәхсән үзем өчен дә тетрәндергеч хәбәр булды, – диде ул.

Фото: © шәхси архив

Белем алгач, Балтач эчке эшләр бүлегенә кайта. Бераздан аны Балтач спорткопмлексына көрәш буенча җитәкче итеп куялар. Яшел Үзәндә көрәш буенча тренер да була, хөкемдарлык эшенә дә кереп китә Илдар.

Илдарны республиканың көчле көрәшчеләренең берсе иде, дип әйтсәм дә ялгышмам. Аның белән көрәшкән көндәшләре алдарга ирек бирмәс. Хөкемдар буларак та ул иң яхшыларның берсе иде. Үз фикере бар, дөрес бәяли, үз эшенең остасы булды. Аның белән бергә эшләгән вакытларны сөйли башласаң бик күп инде алар. Гомумән, бик әйбәт кеше, яхшы көрәшче иде. Кешегә начарлыгы тимәде, гел елмаеп-көлеп кенә тора иде. Күңелле иде аның эшләргә. Аның турында үткән заманда язасы да килми, – дип искә алды хезмәттәшен хөкемдар Динар Зиннәтуллин. Алар 10 еллап бик күп район, республика, Россиякүләм ярышларында хөкемдарлык итәләр.

Фото: © шәхси архив

«Батыр йөрәкле булган өчен позывное да «Батыр» иде»

Соңгы елларда Илдар Зарипов Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында көрәш түгәрәген алып бара. Шул вакытта ул китү турында уйлана башлый.

Түбән Камада бездә дә яшәде. «Китим микән? Мине әллә ничә мәртәбә чакырдылар. Һөнәрем буенча да мин бит хәрби», – дип, гел уйланып йөрде. Бераздан: «Мин китәм, анда үземне күрсәтәм», – диде. Иптәшләреннән белешеп торды, каты сугыш барганын белде. «Курыкмыйсыңмы?» – дидем. «Нәрсәдән куркыйм? Курыксаң, анда барып булмый», – диде, – дип искә алды Илдарның махсус операциягә киткән көннәрен Мөэминә апа. Бөтен серләрен, уйларын ул апасына сөйли торган була.

«Мин контракт төзедем, тормышны үзгәртәсем килә», – дип хәбәр итте. «Ник инде? Монда да үзгәртеп була бит. Аннан кайталармыни?» – дидем, без шок хәлендә калдык», – дип сөйли сеңлесе Гүзәл.

Фото: © шәхси архив

Илдар, Балтачка кайтып, контракт төзи. 2023 елның апрелендә Казан-Севастополь поездына утырып, Кара диңгез флотының диңгез пехотасына китеп бара. Бер айдан аларны операция зонасына кертәләр. Взвод командиры урынбасары була, хәрбиләрне оештырып, бәрелешләрдә үзен күрсәткәне өчен ул хәрби гвардия өлкән лейтенанты званиесына лаек була. «Батыр йөрәкле булган өчен позывное да «Батыр» иде», – ди Мөэминә апа.

Фото: © шәхси архив

Преображенка өчен сугышларда авыр югалтуларга дучар булдылар, камалышларда калдылар. Илдарның хәрби сәләте ярдәмендә алар тар гына сукмак табып, шуннан шуышып чыкканнар. Ул 14 егетен исән килеш камалыштан чыгарды. Шул батырлыклары өчен 2023 елның 30 ноябрь Путин указы нигезендә Суворов медале белән бүләкләделәр.

Батырлыкларына бик сөенә идек. «Үзеңне сакла», – дип кабатлап тордык. Ул курку белмәс егет, үзен саклау турында уйламады, бөтен җиргә дә беренче булып барды. Икенче бер камалышта ике иптәше әсирлеккә эләкте. Бик авыр булды аңа. «Коткара алмадык», – дип шундый үкенечле итеп сөйләгән иде. Элемтәдә булган чагында татарча яза идем. Берничә сүз белән генә исәнлеген белгертә иде. Гел минем белән сөйләште, гел элемтәдә тордык. «Апай, бар да яхшы. Минем өчен борчылма», – дип яза иде.

Фото: © шәхси архив

Бер тапкыр блиндажларын шартлаттылар. Шунда күп кенә егетләре һәлак та булды. Ул вакытта Илдарның сакта торган чагы булган. Блиндаждан янган, утта булган иптәшләрен алып чыккан. Көчле булуы, батыр булуы аркасында курыкмыйча янгынга кергән. Берүзе өч яралыны өстерәп алып чыккан. «Ике мәртәбә керә алдым. Берничә кешене коткарып кала алдык. Өченче тапкыр кергәндә безне тагын шартлаттылар. Ут эченә кереп булмады», – диде. Иптәшләрен югалтуларын бик авыр кичерделәр. Шунда бөтен документлары янып бетте», – дип искә алды Мөэминә апа.

Фото: © шәхси архив

«Үзе еракта булса да, көрәш белән кызыксынып торды»

Үзе еракта булса да, көрәшчеләр белән дә аралашып тора ул. «Хәбәргә чыгып торды, ярышларны сорый иде», – ди Динар Зиннәтуллин.

Озатырга бара алмадым, күңелдә үкенеч калды, үзе дә көткән иде. Анда булганда язышып тордык. «Дошманнар ягында ятабыз, әлегә тыныч», – дип яза иде. Звание алганнарын язды, фотоларын, видеоларын җибәрде. Бер дә зарланмады. Мин әле Илдар «свое нашел» дип шатланып куйдым. Анда да үзен бик яхшы яктан гына күрсәткән, батыр булган. «Миңа монда Батыр кушаматы» тактылар», – диде бер видеодан сөйләшкәндә, – ди Динар Зиннәтуллин.

Еш булмаса да, ара-тирә язышып тордык. Ялга кайткач, Балтачта ярышта хөкемдарлык итеп китте. Шунда бик озак кына сөйләшеп тордык. «Төрле көн була, кайбер көннәр тыныч үтә, кайбер көнне дроннар һөҗүм ясый, ә бер көнне танк өшкерде», – дип сөйләде. Соңгы тапкыр 21 февраль көнне язышканбыз. Мамадышта көрәш ярышында яшьләр арасында алган икенче урын белән котлап җибәргән иде. Үзе еракта булса да, гел көрәш, безнең уңышлар белән кызыксынып барды. Команда белән ничәнче урында барганны чутлап барырга ярата иде. Муса Җәлил турнирының беренче көненнән соң: «Начар бармыйсыз, 4-5 урында барасыз әлегә», – дип язып җибәрде, – ди Ринат Хәйретдинов.

Фото: © шәхси архив

«Гәүдәсе белән иптәшләрен каплаган»

2023 елның декабрендә Илдар ялга кайта. Туганнары, дуслары белән күрешеп чыга. «Түбән Камага килде дә, спорткомплекска китте. «Иптәшләрем, көрәшчеләр белән күрешеп кайтам», – диде. Көрәшеп кайтты. «Нигә көрәшеп йөрисең, имгәнерсең», – дигәч, «стрессны чыгардым» диде. Өйдә булганда да иптәшләренең хәлен белеп торды, телефоны бер минутка да тынмады, гел аларны гына уйлады», – ди Мөэминә Гариповна.

Туганнары Илдарның арлы-бирле йөреп, үзен кая куярга белмәвен сизәләр. «Хушлашуы булгандыр инде», – ди алар.

3 гыйнвар көнне «Батыр» кабат юлга чыга. «Минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булыр», – дип китә ул. Апасының: «Үзеңне сакла, энем», – дигән сүзләренә дә, «Иптәшләреңне сугышка алып барганда ничек инде син үзеңне саклыйсың? Аякны куркып атламыйм. Курыксам, теләсә кайсы вакытта шартлый алабыз. Курыкмаска кирәк», – дип әйтә.

Фото: © шәхси архив

Гыйнвар аенда аларның торган җирләрен кабат утка тоталар.

Блиндажлар ясап ята алмаганнар. Җирле халык яшәгән йортларның подвалларында урнаштырганнар. «Апай, җирле халык тырышлык белән тапкан әйберләрен – йортларын, гаражларын калдырып киткәннәр», – диде.

24 гыйнварда шартлаттылар. «Танк 4 тапкыр бәрде», – диде. Дроннарны «кошлар» (птички) дип әйтә иде. «Авдеевканы алганнан соң һавада «кошлар» тагын да күбәйде», – дип сөйли иде», – ди Мөэминә Шәвәлиева.

28 февраль көнне алар соңгы тапкыр сөйләшә. 29 февральдә 13:34тә Илдар элемтәдә була. Шуннан инде аның турында бер хәбәр дә ишетелми.

Аларга махсус бирем бирелгән. Илдар үзе белән ике егетне алган. Шул вакытта бик каты бәрелешләр, атышлар булган. Шунда Илдар үзенең гәүдәсе белән ике иптәшен каплаган. Илдар һәм бер егет шунда ук һәлак булалар. Өченчесе – Марий Эл егете яралана. Курку белмәс Илдарыбыз үлемнән дә курыкмаган.

Фото: © шәхси архив

«Янына барып юанырга кабере булса да бар»

Илдарның һәлак булуын беренчеләрдән булып, туганнан туганы Гүзәл белә. «Бу хәбәр дөрес түгелдер, барысы да әйбәттер», – дип өметләндем ди сеңлесе.

Анда булган кеше белән көн дә язышмыйсың. Әни аркылы да хәлләрен белешеп тордым. Штурмга кергәндә «мине югалтмагыз, мин хәбәрдә булмыйм, чыккач үзем язармын» дип әйтә иде. 1 март көнне миңа авылдан: «Гүзәл, Илдар белән берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип яза башладылар. «Юк, барысы да әйбәт, бер-ике көн элек хәбәргә чыккан иде», – дидем. «Аларның ротасын шартлатканнар, нәрсәдер булган», – диләр. Бу дөрес хәбәр түгелдер, барысы да әйбәттер, дип өметләндем.

Аннары тагын бер авылдаш язды, аннары икенчесе, өченчесе, гомердә язмаган кешеләр яза башлады. Аннары командирларына яздым – алар укыйлар, тик җавап бирмиләр. Әниләргә белгертмим – эчтән янам, елыйм.

Фото: © шәхси архив

Берничә көннән энесе Илдус шалтырата: «Авылда «абый үлгән» дигән хәбәр йөри», – ди. Әниләргә дә шом керде. Илдус волонтер апага чыкты. Ул: «Батыр» һәлак булды», – дигән. Илдус шалтыратып әйткәч: «Юк, ул түгел. Син аңламагансың гына», – дип кычкырып бетердем. Үзем шалтыратып сорагач: «Әйе, «Груз 200», – диделәр. Барыбер ышанмадым, «тикшерергә кирәк, ул түгелдер», – дим. «Егетләр аны таныганнар», – диде.

Авылда бу хәбәр таралып, берәр төркемнән «Илдар үлгән» дип укысалар, әниләр үзләре егылачаклар иде. Әни янына сеңлемне җибәрдем. «Әнинең кәефе әйбәт, әйтә алмыйм», – ди. Телефонның тавышын ачып куеп, фельдшер чакырып әйттек. Әнинең ничек елаганын белсәгез... «Әрәм булды энем-балакаем, саклап кала алмадык», – ди, – дип искә алды ул кайгылы көннәрне Гүзәл.

Ун көннән авылга кайгылы хәбәрне хәрби комиссариат алып килә. 16 март көнне Илдарны туган авылына алып кайталар, 17се көнне җир куенына иңдерәләр. Каберенә Кара диңгез флоты флагын кадыйлар. «Ураза аенда җирләдек. Янына барып юанырга кабере бар. Алып кайтып күмә алганыбызга Аллаһка мең шөкер. Аны уйламаган бер көн, бер минут юк», – ди Гүзәл.

Фото: © шәхси архив

Илдарның 12 яшьлек кызы калган. Иптәше белән аерылышкан булсалар да, кызына булышып яшәгән. Әтисен озатырга кызы да кайта. «Әтисенең герой икәнен, зур бүләкләргә ия булуын белә. Кызы да Илдар кебек көчле», – ди Мөэминә Шәвәлиева.

Илдар Зариповны соңгы юлга озатырга көрәшчеләр дә кайткан. «Бер дә кайтмас, дип уйламадык. Андый уй башыбызга да килмәде. Яшисе дә яшисе иде бит әле… Илдарны озатырга көрәшчеләр, хөкемдарлар, көрәшкә бәйле кешеләр үз теләкләре белән кайтты. Матди ярдәм җыябыз дигәч тә бер сүзсез ярдәм иттеләр. Бик зур рәхмәт аларга! Ураза аенда эшләгән саваплар меңе белән әйләнеп кайтсын, укыган догаларыбыз кабул булсын. Илдар дусның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Илдар батыр мәңгегә күңелләрдә калыр», – диде Динар Зиннәтуллин.

Илдар Зариповның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Әлеге язма Илдар Зарипов рухына дога булып ирешсен.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Лиды для фрилансеров Golubinbot



Мир

За какими шедеврами едут в деревню Ковалёво Нижегородской области




Українські новини

Рушникосушки від Hygge Family: європейські стандарти якості на українському ринку



Новости 24 часа

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии



Game News

Garry's Mod is removing 20 years' worth of Nintendo-related items from its Steam Workshop following takedown request: 'It's Nintendo. Need more be said?'



Севастополь

Мотогруппы МЧС России заступили на сезонное дежурство



News Every Day

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’



Авто

Мост в Лыткарино готовят к укладке асфальта



Севастополь

Диктант Победы — плечом к плечу с коллегами



Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года



Севастополь

РЕПОРТАЖ: Память о Великой Отечественной



Новак Джокович

Шикарный и практичный стиль Елены Джокович из базовых вещей



Симферополь

Крымские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023



Россия

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS



Севастополь

АТК Севастополя назвала фейком введение в России режима «Антитеррор» с 28 апреля



Севастополь

АТК Севастополя назвала фейком введение в России режима «Антитеррор» с 28 апреля



Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства



Москва

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Севастополя — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Севастополя или других населённых пунктов Крыма мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Севастополе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Севастополе и Крыму




Новости Крыма

Екатеринбург стал одним из востребованных туристических центров в майские праздники

Севастопольские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

АТК Севастополя назвала фейком введение в России режима «Антитеррор» с 28 апреля

27 апреля в 18:00 на стадионе «Нарт» состоится матч между ФК «Нарт» и ФК «Севастополь»


Севастополь

Совместная Песня со Звездой.






Rss.plus

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала




Спорт в Крыму

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Бегай, чтобы быть счастливым, или легкоатлетический забег пройдет в Троицке

Выбежавшего на лед в финале Кубка Гагарина наказали в Ярославле

В Крыму из-за массового отравления футболистов перенесли две игры


Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде



Севастополь на Sevpoisk.ru


София Ротару

Данил Барановский и внучка Софии Ротару



Частные объявления в Севастополе, в Крыму и в России