17 елга хөкем ителгән кырымтатар Нариман Джелялның төрмәдә сәламәтлеге начарайган
"Аларны 90 градуска иелгән, башлары аска караган, куллары аркаларына каерылган хәлдә йөртәләр. Нариманның авыруы көчәйде, умырткалык арасында өч бүсере бар, алар мондый шартларда аның анда тотылуын катлауландыра, аңа утырырга һәм басып торырга авыр”, дип яза Джелялның хатыны.