Казандагы халыкара фәнни конференция тел сәясәтенә дә кагылачак
17-19 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә "Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Русия халыкларының язма мәдәнияте" дип аталган фәнни конференция уза. Татарстан галимнәре илдәге тел сәясәте, гарәп, латин, кирилл графикасындагы татар әдәби мирасы турында чыгышлар әзерләгән.