Лаеш районындагы хәлдән соң, Русиядә дини әдәбиятны экстремист дип табу дәгъваларын бары тик төбәкләрнең Югары мәхкәмәләрендә караячаклар
2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тыйды. Моны Югары мәхкәмә дә раслады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды.