Яңа Мәскәүдә җирле халык үтенече белән "Әбү Бәкер" мәчетен җимергәннәр
Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.