Илдар Хәбибуллин: "Мин шәһәрне татарча Кәтринбур дип атау яклы"
![Илдар Хәбибуллин:](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-507d-08dc030c91e9_w800_h450.jpg)
Екатеринбур татарлары җәмгыяте быел иң актив һәм күзгә ташланып торган оешмаларның берсе булды. Мондагы татар чаралары һәм активистларның проектлары ел дәвамында матбугатта телгә алынып килде, татар җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итте. Җирле татар активисты Илдар Хәбибуллин белән сөйләштек.