Татарстанда YouTubeтагы видеоларны татарчага тәрҗемә итә торган сервис ясаганнар
![Татарстанда YouTubeтагы видеоларны татарчага тәрҗемә итә торган сервис ясаганнар](https://gdb.rferl.org/3D7D04EE-6986-4144-B9C1-40C5F1771FD5_w800_h450.jpg)
Tatar Speech исемле сервисны бүген, 19 гыйнварда, тәкъдим итәчәкләр. "Беренче чорда аннан бары тик мәктәпләр һәм гимназияләр куллана алачак, әмма безнең төп максат - дөньяның теләсә кайсы почмагындагы теләсә кайсы кеше үзе яраткан видеоны татарча карый алсын", дигән Татарстан дигитал үсеш министры.