Русия президентына намзәт Борис Надеждин Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында катнашырга ниятли
![Русия президентына намзәт Борис Надеждин Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында катнашырга ниятли](https://gdb.rferl.org/5b16e6c2-4e8c-428a-b511-260892907fbc_w800_h450.jpg)
Русия президентына намзәт Борис Надеждин илнең төрле төбәкләрендә үзен хуплаучылардан 200 меңләп имза җыелуын әйткән. Шуларның 105 меңен ул 31 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырмакчы була. Үзен теркәмәсәләр, ул Татарстан парламенты сайлавында катнашмакчы.