Дубайга арзан юлламалар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңлегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр
Кешеләр юлламаларның арзан бәясенә кызыгып ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга ялның булмаячагын хәбәр итте. Илүсә Миңлегалиева эшчәнлегеннән бөтен Русиядә меңнән артык кеше зыян күргән. Барлыгы 27 миллион сумлап зыян килгән дип бәяләнә.