Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты
![Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты](https://gdb.rferl.org/789684f2-08f8-4ecf-95d9-1566968bbe30_cx0_cy3_cw0_w800_h450.jpg)
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә керде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр. Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады, тик мәхкәмә кире какты.