Башкортстанда Хәбировтан концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп итәләр
![Башкортстанда Хәбировтан концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп итәләр](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-f1ba-08dc1e65a2d6_w800_h450.jpg)
Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә диварлар ишелүгә, бинасының салкын булуына зарланалар. Гыйнвар ахырында Хәбировны "хуплау" концерты узуын телгә алып, бу акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диләр.