Медиа: Казанның 19нчы төзәтү колониясе хезмәткәрен үлгән тоткынның телефонын үзләштерүдә гаеплиләр
Аның гамәлләрен "вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү" (Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеше) дип бәяләгәннәр. Ул гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта читкә чыкмау турында имза алганнар, аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар диелә.