2023 елда Русия мәктәпләреннән 200 меңгә якын укытучы киткән
Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан. Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган. Шул ук вакытта узган ел Русиядә 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан иткәннәр иде.