Җәлил исемендәге опера һәм балет театры күрсәтелә алмый калган спектакль өчен 1,2 миллион сумлык гонорар түләячәк
18 февраль көнне инде тамашачылар җыелып беткәч, спектакль башланырга санаулы минутлар калгач театрны су басты. Тамашачыларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Ә операны кую өчен килгән артистларга гонорарларын "репитицияләрдә катнашкан өчен" дип бирәчәкләр. Мәсәлән дирижерга 514 мең сум түләячәкләр.