Русиядә Беренче май бәйрәменең плакатларыннан "Тынычлык" дигән сүзне алып атканнар
![Русиядә Беренче май бәйрәменең плакатларыннан](https://gdb.rferl.org/96821E3C-FD46-4235-BD11-4E4F31715D15_cx0_cy10_cw0_w800_h450.jpg)
Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең рәсми шигаре - "Тынычлык. Хезмәт. Май" плакатларыннан "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән. Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.