Добавить новость

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Балта белән туракланган егетнең кәләше: «Кич белән туйга чакырдым, иртән — җирләргә»

«Фатирдан чыгарга кирәк дигән факт алдына куюы ошамады» 

Суд утырышлары залы бүген шыгрым тулы иде, журналистларның бөтен игътибары Денис Володинда. Ул рәхимсез рәвештә кеше үтерүдә гаепләнә. Питрәч районында яшәүче 34 яшьлек ир инде моңарчы да хөкем ителгән булган. Тикшерү версиясе буенча, ул 25 гыйнварда 24 яшьлек Владимир Паюлны балта белән тураклый. Фаҗига Владимирның «Арт Сити»торак комплексы йортларының берсендәге фатирында була.

Егетнең мәетен апасы һәм кәләше таба.

Тикшерү версиясе буенча, Питрәч кешесе егетнең бу фатирын арендага алган була. Бераздан Владимир аны сатарга ниятли һәм квартирантына яңа фатир эзләргә куша. Ләкин Володин күченүдән баш тарта. Озак үгетләүләр бернинди дә нәтиҗә бирмәгәч, егет квартиранты белән сөйләшү өчен фатирга килә. Алар арасында низаг чыга. Володин фатир хуҗасына булта белән суга да чыгып кача.

Володинны Питрәчтәге йортында кулга алалар. Җәза чарасын Совет районы суды билгеләде. Тикшерү һәм прокуратура бертавыштан Володинны тикшерү изоляторына җибәрүне сорады. «Без барлык кирәкле дәлилләрне дә җыйдык. Володин аеруча авыр җинаятьтә гаепләнә. Тикшерү вакытында ул качарга, шаһитләргә һәм зыян күрүчеләргә басым ясарга мөмкин», — дип мөрәҗәгать итте судка тикшерүче.

Володин өй аресты белән генә чикләүне сорады. Ир гаебен өлешчә генә таныды, кайсысын икәнне ачыкламады.

Гаепләнүченең Казанда үз фатиры барлыгы ачыкланды, ни өчен ул һәлак булган егетнең фатирын арендалаган — сорау ачык кала. «Нәрсә әйтергә белмим. Низаг чыкты, аның миңа карата мөнәсәбәте ошамады. Китәргә кирәк дип факт алдына куйдылар», — диде Володин.

Ике якны да тыңлаганнан соң, суд гаепләнүчене тикшерү изоляторына озатырга дигән карар кабул итте. Ул анда 25 мартка кадәр булачак.  «Мин „глазокка“ карадым, ә үтерүче — миңа»

Нәрсәдер булганын Владимирның кәләше Мария сизенә. Ул көнне алар егетнең әнисенә барырга, студентлар бәйрәмен - "Татьяна көнен" билгеләп үтәргә килешкән була. Кыз булачак киявенең телефон номерын җыя, ләкин җавап юк... Трубканы бер сәгатьтән дә, ике сәгатьтән соң да алмый ул…

«Бәлки ул өйдәдер, йоклыйдыр, дип уйладым. Ләкин аның белән мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Гадәттә ул шалтыратуларны өзеп куя, ләкин җавапсыз калдырмый иде. Мин таксида өйгә киттем, ул шундадыр дип өметләндем», — дип сөйләде Мария.

Владимир өйдә булып чыкмый. Бәлки үзенең фатирында тоткарлангандыр дип уйлый кыз. Көндез ул сатып алучылар белән очрашып, аларга фатирны күрсәтергә тиеш була.

«Без ул фатирны икәү бергә сатып алган идек. Аннары Володя квартирантны кертте, минем аны бер тапкыр да күргәнем булмады. Ул аның белән үзе генә аралашты, айга бер тапкыр кереп аренда өчен акча алып чыга иде. Без аны шактый арзанга бирдек. Ноябрьдә Володя белән фатирны сатарга булдык һәм квартирантны шул вакытта ук кисәтеп куйдык. Бу хәл килеп чыгасын без берничек тә белмәдек», — ди Мария.

Фатирга килеп җиткәч, кыз ишекне шакый, кыңгырауга баса, ләкин ишекне ачучы булмый. Ул глазоктан карап фатирда ут януын күрә, ә подъездда ишек төбе «шәраб түгелгән кебек кызыл» була.  «Кызыл эзләр, шәраб түгелгә дә, сөртеп алырга тырышканнар кебек. Аның кан булуын шунда ук аңладым, миңа куркыныч булып китте. Володяның апасына шалтыраттым, ул фатирга кермәскә кушты. Глазокка тагын бер тапкыр күз салдым, миңа үтерүче карап тора иде... Мин өйдән чыгып киткәч, ул, күрәсең, артымнан барган. Ул ишегалдын урап узганда аны абайлап алдым. Мин каравылчыга кычкырдым, ул миңа карап та куйды, коточкыч булды», — дип искә ала Мария.

Фатирга Володяның туганнары, дуслары һәм коллегалары килә. Ашыгыч ярдәм машинасы һәм полиция дә килеп җитә. Фатирның ишеген ачуга полиция хезмәткәрләре кан белән тулы коридорга, ә бүлмәдә теткәләнгән гәүдәгә һәм канга буялган балтага тап була.

«Безнең фатирны сатып алучыларга Вова бер риелтор белән бергә күрсәткән иде. Ул риелтор бу квартирант бик агрессив, исерек, наркотиклар кабул иткән шикелле, дип әйтте. Ул аларның өсләренә килгән, кычкырган, сүгенгән. Риелтор шкафны ачып карарга теләгән, тегесе аның кулына китереп суккан. Соңыннан анда балта булуы ачыкланган», — дип искә ала Мария.

Үтерүчене тиз ачыклыйлар. Видеокүзәтү камералары аша эзенә төшәләр. Өстәвенә Марияның кулында аренда договоры да кала. Ә анда качкан квартирант турында барлык мәгълүматлар да күрсәтелгән.

«Вова сатып алучыларны һәм риелторны озатып керә, аның кергәнен квартирант инде балта белән көтеп торган. Ул бусагадан ук аңа балта белән чаба башлый. Бернинди дә сугыш булмаган. Бернинди дә һөҗүм итү эзе юк иде, бәрелгән йодрыклар да, җимерелгән борын да... Ул аны көткән, алдан ук шулай планлаштырган», — ди вафат булган егетнең кәләше. «Ул үз яшенә караганда күпкә зирәгрәк иде»

«Нигә шушындый кешене миннән тартып алдылар? Мин шуны аңламыйм. Ул барысына да таяныч булырдай ышанычлы кеше иде. Ул гаиләсен ярата, алар турында кайгырта иде. Безнең өчен ул иң яхшы кеше булды», — ди Мария, күз яшьләрен чак тыеп.

Владимир Паюл исеме моннан берничә ел элек Татарстандагы яшьләр хоккей командалары арасында еш ишетелә иде. Ул 12 ел элек Молдовадан күченеп килгән. Яшүсмер вакытыннан хоккей уйный башлаган һәм нибары берничә ел эчендә яхшы уңышларга ирешкән — аңа яшьләр командасы составына керергә тәкъдим иткәннәр.

«Ул Белоруссиядә, Түбән Каманың „Реактор“ хоккей клубында, Нефтекамада уйнады. Соңгы тапкыр ул Самарада уйнады. Аннары ул хоккейны калдырып, Казанга күченеп килде һәм без аның белән таныштык. Бергә риелтор булып эшләдек», — ди Мария.

2019 елда Владимир торакны арендага бирү белән генә шөгыльләнә, аннары фатир сату эшенә керешә. Берничә ай эчендә сату буенча иң яхшы агент дип таныла. Узган елның гыйнварында егет Казандагы танылган төзелеш компаниясе офисында эшли башлый. «Ул офисны нульдән күтәрде. Бик кыен иде, ләкин Вова авырлыклардан курка торган кеше түгел. Тиздән ул тагын иң яхшылар рәтенә басты, аның аена 16 сату килешүе була иде! Бу вакытта гадәти риелтор аена биш килешү төзи. Ул шундый рекордлар куйды. Ул бик акыллы, үз яше өчен күпкә зирәгрәк иде. Бик уңышлы иде. Хоккей уйнаганда акча җыйган булган, әти-әниләренә фатир сатып алды», — ди Володяның йөргән кызы.

Яшьләр җәй көне өйләнешергә тиеш булган, ЗАГСка гариза тапшырганнар, 2 июньгә туй билгеләнгән.

«Әле өченче көнне генә мин туйга чакырулар җибәрдем, ә иртән шул ук кешеләрне Володяны җирләргә чакыра башладым», — дип елап җибәрде кыз.

Володяны бүген «Курган» зиратына җирләделәр. Егетне соңгы юлга озатырга күпсанлы туганнары, якыннары, дуслары, коллегалары килгән иде. Фаҗигадән соң Түбән Камадагы «Нефтехимик» клубында стихияле мемориал оештырганнар. Команданың уенчылары, Паюлны хәтта белмәүче башка хоккейчылар да аны искә алырга килде, чәчәкләр салды. Тренерлар составы егетнең гаиләсенең һәм кәләшенең авыр кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Бу хәлгә ышанасы килми. Володя ачык, миһербанлы егет иде, исеме зур хәрефтән язылырга лаек кеше иде. Ул безнең белән әле яшүсмерләр хоккей лигасында ук уйнады. Безнең хоккей гаиләбез өчен бу бик зур югалту. Без Володяның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, тормышның бу авыр мизгелендә аларга түземлек телибез», — дип мөрәҗәгать итте вафат булучының гаиләсенә «Нефтехимик» хоккей клубы уенчысы һәм Володяның дусты Рафаэль Бикмуллин.

tatar-inform.ru сайтыннан Лилия Гәрәева тәрҗемәсе

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России