«Иптәшләре белән су коенырга килгән иде». Казанда үсмер малай батып үлгән
Кичә Казанда «Полимер» бакчачылык ширкәте янындагы күлдә үсмер малай батып үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Урынга коткаручылар килә. 17 яшьлек егет мәетен ярдан 40 метр ераклыкта 7 метр тирәнлектә табалар. Аны ярга алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Егет күлгә иптәшләре белән килгән. Бер мизгелдә дуслары аны күздән югалткан. Үсмерләр биредә үзләре генә була, ә бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган, диелә хәбәрдә.