Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Мине ташлап китмә дип ялвардым» – Айгөл Бариева иренең соңгы минутлары турында сөйләгән

Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсиповның кисәк һәм бик тә вакытсыз үлеме җырчыны хөрмәт иткән бөтен кешене тетрәндерде. Халык Айгөл Бариеваның авыр кайгысын уртаклаша, һәм, әлбәттә инде, сораулар да бик күп килә. Гайбәт сүзләргә урын калдырмас өчен Айгөл Бариева ул көн вакыйгаларын бәйнә-бәйнә сөйләргә булган. Тормышы иптәше белән төшкән соңгы фотоларын да урнаштырган.

«2 июль көнне Линарым һәрвакыттагыча эшкә китте. Аны дежур итеп куйдылар. Ул бик тә отпускы башланганны көтте. Аны марта аеннан бирле ялга җибәрмәделәр. «Димәк син бик кадерле хезмәткәр», - дип юатып килдем. Аның бик тә ял итәсе, минем белән кая да булса барасы килде.

Ниһаять, аны сөендерделәр. Көтеп алынган отпускы 11 июльгә билгеләнде. Без путевкалар сатып алдык. Дусларыбыз белән ул яраткан Святлогорскига барырга тиеш идек.

Төшкә кадәр дежур торды, ә кабат без аның туганнан туган абыйсының туган көненә киттек. Бакчада бөтен туганнар җыелды, инде күптән алай бергә утырганыбыз юк иде. Һәрвакыттагыча күп шаярттык, сөйләштек. 

Кич белән безгә китәргә туры килде. Чөнки мин Әлдермеш авылында чыгыш ясадым. Линар мине анда алып барды, ике сәгать көтеп торды. Кабат без өйгә кайтып киттек.

3 июль көнне кызым эшләре белән Чаллыга китте. Улыбыз Мәскәүдә, премьерага әзерләнә. Көне буе икәү генә булдык. Иртән кибеткә барып азык-төлекләр, аңа да, миңа да яңа аяк киемнәре алдык. Яңа ботинкасын бик ошатты, отпускка киеп барачагын әйтте. 

Өйгә кайтып төшке аш ашадык, ятып ял иттек.

14.00 сәгатьтә торып, шәһәргә йөрергә чыктык. Без аның белән шулай еш кына җәяү йөри идек. Кулга кул тотынышып… Ул көнне безгә шундый рәхәт иде, минем, кулыма телефон да аласым килмәде. Хәзер бик үкенәм, гадәттә мин гел төшерә идем.

Автобуста Камал театрына кадәр бардык, җитәкләшеп Кабан күлен әйләнеп чыктык. Равия Гаязовна һәм Мәрзия апа Мухинаны очраттык. Линар безне фотога төшерде. Үзе төшмәде, ээх…

Кабат Баумандагы кафега кереп кичке аш ашадык. Ул мине фотога төшерде (бу аның мине төшергән соңгы фотосы). Балалар турында бик күп сөйләштек, киләчәккә планнар кордык. Ул тизрәк ялга китәргә хыялланды һәм аны бик көтте.

19.00 сәгатьтә өйгә кайтып киттек. Бергә чәй эчтек, җиләк ашадык, телевизор карадык.

22.00 сәгатьтә ятарга әзерләнеп йөрибез. Мин кызыма шалтыратам. Ул Чаллыны чыктык, барысы да әйбәт дип әйтә. Шуны Линарга әйтергә дип аш бүлмәсенә чыксам, шкафта нәрсәдер эзли. «Ни булды?» –  дип сорыйм. «Күкрәктә нидер яна», - ди. «Йөрәгең авыртамы?» - дим. «Юк», - ди.

Кан басымын үлчим – 170/120. Ашыгыч ярдәм чакыртам, Линарга корвалол бирәм (өйдә башка берни юк, йөрәгенә зарланганы булмады)

Ятып торырга кушам, ашыгыч ярдәм ун минут эчендә килеп җитә.

Кан басымы инде 100/70. ЭКГ ясыйлар, капельница куялар. Мине бүлмәдән алып чыгып иремдә инфаркт икәнен әйтәләр… Носилка белән аска алып төшәр өчен тиз арада ир-атлар табарга кушалар….

Мин йорттагы катлар буйлап йөгерә-йөгерә ир-атлар эзлим. Һәр фатирның ишеген шакыйм. Барысы да төштә кебек. Берничә ир-атны тапкач, кире өйгә йөгерәм. Мине йокы бүлмәсенә кертмиләр.

Минем истерика, «коткарыгыз аны» дип кычкырам, «мине ташлап китмә» дип Линарга ялварам.

Носилка алып килеп карават янына куялар. Линар анда үзе төшеп ятарга тиеш иде. Ул вакытта ирем үз аңында иде әле, сөйләште.

Яту белән зәңгәрләнде, тыны бетә башлады. Ашыгыч ярдәм йөрәкне эшләтә торган аппарат артыннан чапты. Шуннан соң алар йокы бүлмәсендә бик озак вакыт үзләре генә булды. Миңа ул минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Мин дога укыдым, еладым. Йөрәге эшләп киткәч, ир-атларга Линарны машинага алып төшәргә куштылар. 7 нче хастаханәгә тиз килеп җиттек, ерак яшәмибез.

Ашыгыч ярдәм машинасында Линарым бик авыр сулады, берничә мәртәбә косты. Хастаханәдә аны менә бу залга алып керделәр. Бик күп табиблар җыелды. Мин ике сәгать көттем һәм Ходайга ялвардым.

Әмма 00.20 табиб чыгып киң инфаркт булганын әйтте. Табиблары кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, әмма андый очракларда шанс юк икән…

Мин боларның барсын да гайбәт һәм уйлап чыгарылган сүзләр йөрмәсен өчен язам. Әгәр дә сезгә бу постны укуы кыен булса, гафу итегез. Башка мондый постлар булмаячак. Линарым ачык, киң күңелле, шаян кеше иде. Алга таба аның турында бары тик якты хатирәләр генә булыр.

Бүген җомга, изге көн. Дога кылыйк, урыны оҗмахта, рухы шат булсын Линарымның», - дип яза ул телеграм каналында.

  • Айгөл Бариеваның ире вафат булган
  • Айгөл Бариева ирен соңгы юлга озатты: «Сынап та карый язмыш Айгөлне»

  • «Искиткеч пар идегез, әллә күзләр тидеме?» - дуслары Айгөл Бариеваның кайгысын уртаклаша

  • Айгөл Бариева: «Линар уразадан соң беренче тапкыр гает намазына барды. Сизенгән кебек...»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России