Добавить новость

«Әниегез нәрсә эшләгәнегезне күктән карап тора»: Өч нәни бала әнисе кинәт вафат

8 август көнне Гөлинә Зиннәтуллина, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә, 34 яшендә ирен, 3 баласын, якыннарын калдырып, бу дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Гаилә Казан янындагы Көек бистәсендә яшәгән. 8 август көнне Гөлинәнең кисәк бик нык эче авырта башлый, «ашыгыч ярдәм» чакыралар, дежур хастаханәгә алып китәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Шул ук көнне Гөлинә хастаханәдә җан бирә.

Кинәт үлем хәбәрен ишеткәч, газизләренең аяк астыннан җир убылган күк булгандыр… Әле бит барысы да әйбәт булган, 2 август көнне генә авылга кайтып килгәннәр…

«Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, 9 гыйнварда эшкә чыгам», – дип йөргән иде...

Гөлинә – тумышы белән Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан. Республика клиник онкология диспансерында шәфкать туташы булып эшләгән.

Гаиләдә өчәү: мин – олысы, аннары Гөлинә, кечебез Ләйлә, – дип сөйли башлады Гөлинәнең бертуган апасы Гөлназ. – Кечкенә чакта гөрләтеп бергә уйнап үстек. Гөлинә кечкенә вакытта да, үскәч тә, бик ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Аш-суга да бик оста. Чып-чын хуҗабикә.

8 август көнне эче авыртып, «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә китте дә, операция булды, наркоздан айнымыйча китеп барды инде безнең арадан. Кич белән сәгать 10 нчыларда «үлгән» дигән хәбәр килде. Безгә «тромб өзелгән» дип әйттеләр.

Гөлинәне туган авылында 10 август көнне җирләдек. Өч баласы калды. Хәзерге вакытта балалар Теләчедә әби-бабайларында. Олысы Айзиләгә октябрьдә 8 яшь тула, уртанчысы Айзатка майда 5 яшь тулды, өченчесе Айлинга гыйнварда 3 яшь тула. Әле декретта иде, баласына 3 яшь тулгач, эшкә чыгарга тиеш иде. «Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, 9 гыйнварда эшкә чыгам», – дип йөргән иде…

Аның сәламәтлегенә зарланганы булмады. 2 августта авылга кайттылар, аны-моны әйтмәде. 6 август көнне соңгы тапкыр видеоэлемтә аша сөйләшкәнбез. Төшләргә дә, бөтенләй уйга да кермәгән хәлләр... – дип уртаклашты Гөлназ.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Үләм» дип китмәде ул хастаханәгә...»

8 август көнен Гөлинәнең тормыш иптәше Алмаз Зиннәтуллин да искә алды.

Аның эче авыртты, башлары әйләнеп, температурасы күтәрелде. Мин ул чакта өйдә идем. «Ашыгыч ярдәм» килде. Башта табиблар өйдә карады, алар да нәрсә икәнен аңламады, 7 нче хастаханә дежур иде, шунда алып киттеләр. «Йөрергә ярамый» дигәч, «ашыгыч ярдәм»гә күтәреп алып чыктым. Йә хастаханәдә ятарга алып калырлар дип, балаларны авылга кайтардым.

Гөлинәгә башта нинди диагноз куярга белмәделәр. Аннары, хәле бик начарайгач, операциягә алып кереп киттеләр. Әлегә кадәр төгәл нәрсә булганын белүче юк. Тулы «заключение» алгач кына билгеле була инде. Ә моргтан алганда, «киста» дип бардылар.

«Үләм» дип китмәде инде ул хастаханәгә, андый шикләр, сиземләүләр дә булмады. Бер кеше көтмәде бу хәлне, уйламаган җирдән шулай килеп чыкты. Хәзер кире кайтарып булмый инде… – дип көрсенеп куйды Алмаз.

«Ничек тә тырышырбыз, хәзер бернишләтеп тә булмый…»

Гөлинә белән Алмаз 2013 елда гаилә корганнар. 12 ел эчендә Гөлинә үзен ягымлы хатын, кайгыртучан әни, оста хуҗабикә итеп күрсәтә белгән.

Хатын-кызда нинди күркәм сыйфатлар бар – бөтенесе хас иде аңа. Сабыр иде бик. Өйләнешкәч, 4 ел балаларыбыз булмады, тикшеренеп йөрдек, аннары Аллаһы Тәгалә 3 ел ара белән 3 бала бирде безгә.

Балалар әниләре юклыгын белә инде, кечкенәсе генә аңышып бетми. Олысы көнгә 1-2 тапкыр искә төшерә, ләкин барыбер аңлый. Авырганын да аңлады, операция булганын да белә. «Әниегез нәрсә эшләгәнегезне күктән карап тора», – дидем, шуңа юанып йөри инде.

Айзилә быел 1 нче класска керә. Аны авылдан алып киләм, мәктәп алдыннан 2 атналык әзерлек курслары башлана. Балалар минем белән торачак. Мин әлегә отпускта, аннары әбиләре булышырмы – хәл итеп бетермәгән әле, ләкин балаларны аермыйбыз. Гөлинәнең әти-әнисе исән-сау, үземнең дә, аның да туганнары бик булыша. Алар ташламаслар, дип ышанып калабыз инде. Ничек тә тырышырбыз, хәзер бернишләтеп тә булмый… – ди Алмаз.

Бүген – Гөлинәнең җидесе. Бу язма аның рухына дога булып барып ирешсен! Гөлинәнең урыны оҗмахта булсын! Мәрхүмәнең әти-әнисе, туганнары, ире Алмаз Зиннәтуллинның, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!

Гөлинәнең олы баласы Айзиләсе быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлый. Әнисез тормышын күңелле мәктәп тормышы бераз булса да ямьләндереп җибәрер, ямансуларга ирек бирмәс, дип ышаныйк. Гөлинәнең ире, балаларын аякка бастыру өчен, хәзер берүзе эшли. Әле төпчек сабыйларына 3 яшь тә тулмаган. Иңнәренә зур хәсрәт килгән шушы өч балалы гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен, Зиннәтуллин Алмаз Айратович (8-965-608-97-95) һәм Шакирова Гөлназ Марсилевна (8-919-691-71-85 – «Ак Барс» һәм «Сбербанк») номерларын калдырабыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Тулы
Экология в Тульской области
Спорт в Тульской области
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Тулы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Тулы или других населённых пунктов Тульской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Туле можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Туле и Тульской области



Rss.plus


Новости Тулы







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Тульской области



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Туле, в Тульской области и в России