Россиядә иң арзан Яңа ел бүләген казанлылар бирәчәк
SuperJob рекрутинг порталы Мәскәү, Санкт Петербург, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Ростов-на-Дону, Самара, Уфа һәм Чиләбе кебек Россинең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә казанлылар волгоградлылар кебек үк Яңа ел бүләгенә уртача 10 мең сум тирәсе акча тотарга җыенуы билгеле булган. Бу турыда KP.RU сайты хәбәр итә.
Иң купшы бүләкләрне Мәскәүлеләр бирәчәк. Алар якыннарын сөендерергә уртача 16,5 мең сум күләмендә акча хәзерләп куйган. Икенче урында Санкт-Петербурглылар. Төньяк башкалада яшүчеләр бүләкләр өчен якынча 15 мең сум тотачак.
Ә менә Казан Волгоград шәһәре белән бергә исемлекнең иң ахырында.
Сораштыру үткәрүчеләр фикеренчә, бу шәһәрләрдә иң тыйнак кешеләр яши. Чөнки, Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу, ял итәргә тотылачак чыгымнар буенча Казан 15 мөмкинлектән 7 урында тора һәм җан башына якынча 18 мең сум акча тотарга планлаштыра.
Ә Волгоградлылар исә, бераз гына калыша, аларның чыгымнары уртача 15 мең сум булачак.
Әлбәттә, күңел ачарга тотыласы акча күләме буенча да Мәскәүлеләр беренче урында (21 мең сум), икенче урында Красноярск (20 мең), өченче урында Санкт Петербург (19 мең).
Билгеле булганча, Татарстан халкы Яңа ел каникулларында 1нән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 2020 елда 4 һәм 5 нче гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, алар 4 һәм 5 май көннәрендәге эш көннәренә күчерелә.
Ә 31 декабрь көнне эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак. Хәер, Россиянең кайбер төбәкләрендә бу көн ял көне итеп игълан ителде. Әгәр Татарстанлылар инициатива белән чыкса, бу көн шулай ук ял көне итеп игълан ителергә мөмкин.