Добавить новость

«Идел» татар һәм башкорт җыры фестивале & Зөфәр Хәйретдиновның кул чаптыру ысулы

«Идел» татар һәм башкорт җыры фестивале быел 14 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге чараның максаты – узган ел Уфа шәһәрендә һәм аннан алдагы елларда узган конкурсларда якты эз калдырган конкурсантларның, җиңүчеләрнең талантларын күрсәтү.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Фестиваль «татар халык җыры», «башкорт халык җыры», «татар эстрада җыры», «башкорт эстрада җыры», «балалар җырлый», «академик җырлау» һәм «ансамбль» номинацияләрендә үткәрелә.

Бу конкурста катнашу өчен, яшь җырчылар, үзләренең чыгышын видеога төшереп, мөхтәрәм жюрига юллый. Конкурсның хөкемдарлары – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгәтуллина һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов. Алар видеолар арасыннан иң-иңнәрен сайлап, Уфа шәһәренә концерт-конкурска чакыра. Финал җиңүчеләре әлеге бәйгенең гала-концертында чыгыш ясау һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләкләр алу мөмкинлегенә ия булачак.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Концертта яшь сәләтле артистларны күрү мөмкинлеге булгач, зал шыгрым тулы булыр, дигән уйлар белән килдем. Тик, кызганыч, алай булып чыкмады, килгән кешеләр арасында да күбесе урта һәм олы буын кешеләре иде. Югыйсә, яшьләр бер-берсен яхшырак аңларга һәм терәк булырга тиеш бит инде...

Тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде.

«Идел» фестивале татар һәм башкорт мәдәнияте, сәнгате дәрьясында үзенең лаеклы урынын яулап алды. Олы сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы яшь җырчыларны Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, халкыбыз яшәгән башка төбәкләрдән дә сайлап алабыз. Фестивальнең ноябрь аенда Башкортстан башкаласы Уфада, ә апрель аенда, бөек Тукаебызның туган көне алдыннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узуы матур традициягә әйләнде. Бу – халыкчан фестиваль, – диде ул, һәм, әлеге бәйгенең идея авторы һәм башкаручысы Лилия Әхмәт кызы Бадамшинага рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Медальнең йогынтысы булырмы?

Чарада шулай ук «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Өлфәт кызы Газизова, татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен, «Бөтендөнья татар конгрессы» медале белән бүләкләнде.

«Минем өчен әлеге медальне алу – бик зур дәрәҗә, хезмәтебезне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт! Татар конгрессы белән бергә без күп проектлар булдырабыз, алар ярдәмендә Республикабыз тагын да чәчәк атсын иде», – диде Эльмира Өлфәт кызы һәм Лилия Бадамшинага «Татнефть» хәйрия фондында басылып чыккан китапларын бүләк итте. Данис Шакиров Эльмира ханымга «Идел» фестиваленең юбилей концертына әзерләнүдә финанс яктан ярдәм кирәк булганга әлеге медаль турында онытмавы турында шаяртты. Белмим, шаяру гына булды микән бу... Юбилей концертының сыйфатыннан күрербез инде медальнең йогынтысын.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Чара дәртле татар һәм башкорт яшьләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Арада «Голос» телевизион проектында финалга чыккан Казан егете – Сәид Галиуллин да бар иде. Гаиләсендә Сәидтән кала, аның абыйсы – Әмир Галиуллин да җырлый икән, концертта алар аерым җырлар да, дуэт та башкардылар.

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов та тамашачыларга җырын бүләк итте. Сәхнәгә чыккач, җырчы чыгышы вакытында иң каты кул чапкан кешегә туган көн концертына 1 билет бүләк итәргә вәгъдә бирде. Халык бигрәк беркатлы инде, «дәррәү» килеп кул чапты. Соңыннан бер ак яулыклы әби, кул чаба-чаба, сәхнә төбенә үк чыкты. Җырын тәмамлагач, Зөфәр Хәйретдинов: «Менә кызыксындыру чарасы булгач – халык кул чаба, һаман туктый алмыйлар», – диде ул. Ә сәхнә янына килгән әбигә: «Апа җаным, синнән дә оста кул чабучылар булды бит. Ачуланма инде, мин мондый нәрсәне концерт саен оештырам, тик билетны барыбер беркемгә бирмим», – диде. Кемгәдер кызык булды, мин үзем бу әбине жәлләп куйдым. Алай билет белән «кызыксындырмаса», кул чапмаслар идемени инде Зөфәр абыйга?!

Гадәттә, мондый чаралар 3 сәгатьтән артык бара. «Идел» гала-концерты аерылды – сәгать ярымнан бераз гына артыграк булды. Халык та арымады, кичә дәвамында булган күтәренке кәеф белән бинадан чыгып китте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Уфы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Уфы или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Уфе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Уфе и Башкортостане



Rss.plus


Новости Уфы







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Башкортостане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России