Добавить новость

Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте: «Кешелеклелек һәм гаделлек белән алдырган җитәкче»

Вазифасыннан китүе хакында карарын Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында яңгыратты.

«Гаризамны имзаладым һәм секретариатка тапшырдым. Бүгенге утырышта минем гаризаны каравыгызны сорыйм», – дип игълан итте ул парламент спикеры буларак соңгы чыгышында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:

Фәрит Мөхәммәтшинның абруе зур. Парламент эшчәнлегеннән тыш, ул Татарстан халыклары Ассамблеясе белән партия линиясе буенча гаять зур иҗтимагый эш алып бара. Муниципалитетлар белән эшләүгә җитди адымнар ясады. Премьер-министр, Татарстан Президенты, аннары Рәис вазифаларында эшләгәндә, мин һәрвакыт Фәрит Хәйрулла улы ягыннан ярдәм сиздем, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Тиешле указ Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гыйнвар азагында имзаланган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшинның тормыш иптәшенә дә зур игътибар күрсәтелде. Татарстан Рәисе аңа чәчәкләр бүләк итте. Дәүләт Советы депутатлары исә Мөхәммәтшиннар гаиләсенә алкышлады. Фәрит Мөхәммәтшин дә тормыш иптәшенә чәчәк бәйләме бирде.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

Бүген бик тантаналы көн. Барыбыз да монда җыелыштык. Җаваплы вакыт, дияр идем. Безнең эштә гади мизгелләр булмый. Шундый президиум, шундый состав! Эшләргә күңелле бит! Бер-беребезгә карата шулай дустанә, җылы карашта без. Тагын ни кирәк?! Үз эшебезне, җаваплылыгыбызны беләбез. Туган республикабызга хезмәт итәбез. Халык ышанычы бар. Безгә ничек бар, шулай калырга кирәк, – дип бәян итте ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Марат Галиев: «Республиканың көче хакимиятнең барлык тармаклары бергә эшләвендә»

Дәүләт Советы утырышында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, җиде чакырылыш дәвамында Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган Марат Галиев:

Татарстанның сәяси җитәкчелегенең казанышы – беренче чиратта, катлаулы 90нчы елларда җәмгыятьне радикальләштерүдән тотып калу. Җитәкчелектә сәяси дискуссияләргә, парламент демократиясенә, парламентаризм культурасына тиз өйрәнгән кешеләр бар иде. Республиканың көче хакимиятнең барлык тармакларының бергә эшләвендә иде. Бу – зур казаныш. Моны илнең барлык субъектлары да эшли алмады. Нәтиҗә – Россиядә Татарстанның лаеклы абруе. Исегезгә төшереп китәм, халыкара дәрәҗәдә Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе итеп берничә чакырылыш сайланды, анда ул Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне дә тәкъдим итте.

Агымдагы елда Татарстан парламенты сайлаучылар өчен иң уңайлы төбәк парламенты дип танылды, ә Фәрит Мөхәммәтшин берничә тапкыр иң яхшы парламент башлыгы буларак билгеләнде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ркаил Зәйдулла: «Фәрит абый – син бөек кеше»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Бүген моңсу көн, шул ук вакытта күңелдә яктылык хөкем сөрә. Үзгәрешләр чорында тумау һәм яшәмәү яхшырак, диләр. Без үзгәрешләр чорында 40 елга якын яшибез. Мондый вакытларда рухи кыйммәтләрне югалтмыйча, принципларны саклап яшәү һәм җитәкчелек итү авыр.

Фәрит абый – син бөек кеше! Фәрит Хәйрулла улы хәзер дә үзенең чыгышлары һәм гамәлләре белән таң калдыра. Аның исеме татар халкыбыз һәм Татарстаныбыз тарихына гына түгел, Россия һәм, мөгаен, бөтен дөнья тарихына алтын хәрефләр белән язылачак. Без аның 90нчы елларда Дәүләт Думасында суверенитет, федерализмны яклап чыгыш ясавын хәтерлибез. Ул шундый көрәшче иде, аны караган кешеләр, мөгаен, татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча булдыра алмаганнардыр! Ул кешеләр белән аралаша белә. Гади халыкның асылын, мәнфәгатьләрен белгән, аңлаган, гади кешеләрнең проблемаларын хәл иткән, эшләгән шәхес. Бу безне генә түгел, безнең киләчәк буыннарны да сокландырачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Зилә Вәлиева: «Кешелеклелек һәм гаделлек белән алдырган җитәкче»

1995-1999 елларда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Зилә Вәлиева:

Чыннан да, без иң авыр чорларда эшләдек. Ул беренче вакытлардан ук һәр кешене ишетә белә торган җитәкче буларак танылды. Ул чорларда бер-ике фикер генә дә түгел, ә төрле яктан 16-17 фикер һәм төрле позицияләр яңгырый иде. Гомумән, кешелеклелек һәм гаделлек белән алдырган җитәкче ул. Мин үзем сәяси өлкәгә парламент журналисты буларак кереп киттем, ләкин аннары анда эшләү – ул бөтенләй башка тәҗрибә һәм олы җаваплылык.

Фәрит Хәйрулла улына бик нык рәхмәтлемен. Ул фактларга таянып эшли торган сәясәтче. Җитәкче вазифасында ул демократик рухта булды гел, аңлашып эшләдек. Ул җайлы кеше. Ул заманда без урыннарга чыгып эшли торган идек. Еш кына хезмәт участокларына барып, авылларга чыгып, клубларда халык белән очраша идек. Шул ук вакытта парламентларның эшчәнлек тәҗрибәләрен өйрәнү һәм үзебезнеке белән уртаклашулар барды. Бу тарихи мизгелләрнең барысы артында да – Фәрит Мөхәммәтшин тора һәм ул дәверләрне бәялисе заманалар алда әле!

Аның белән бергәләп республика үсеше өчен хезмәт итүләрне мин аерым бер рәхмәтлелек һәм җылылык белән искә алам. Дәүләт Советы эше читтән ничек кабул ителә? Менә утыралар һәм ниндидер законны кабул итү өчен тавыш бирәләр кебек кенә күренә… Ә асылда нинди хезмәт ятканны үзебез генә беләбез. Фәрит Хәйрулла улы һәркемгә ярдәм күрсәтергә омтылды.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзе һәрвакыт үтемле. Идел буе округы парламентлары арасында гына түгел, ә хәтта Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдә. Санкцияләргә кадәр ул Европа Советында да комитет җитәкләде. Халыкара конференцияләр уздырдык.

Һичшиксез, Фәрит Мөхәммәтшинда дипломат сәләте дә, белмәгәнен төпченеп өйрәнү гадәте дә бар. Ә иң мөһиме – һәр депутатка шәхес итеп карады һәм төрле карашларны хөрмәт итә белде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ренат Вәлиуллин: «Милләтара дуслыкны ныгытуда аның хезмәте бик зур»

«Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин:

Фәрит Хәйрулла улы Дәүләт Советы рәисе булу белән беррәттән Татарстан Республикасының халыклары Ассамблеясе рәисе булып та озак еллар хезмәт куя. Милләтара дуслыкны ныгытуда аның хезмәте бик зур. Ул эшләгән чор – республика тарихы сәхифәләренә кереп кала торган дәвер. Аның ТР Дәүләт Советының Почётлы рәисе итеп сайлануы да – тырыш һәм булдыклы хезмәт юлына бер бәя.

Аңа исәнлек-саулык, алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Татарстан Республикасы һәм аның халкы алдындагы бурычына җаваплы мөнәсәбәте үзгәрешсез калды»

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов:

Бүген без Татарстан парламентаризмы тормышындагы тулы бер чорга йомгак ясыйбыз, ул шулкадәр еллар алыштыргысыз рәис булган Фәрит Мөхәммәтшин исеме белән тыгыз бәйләнгән. Безнең республика, барлык сәяси көчләр өчен сезнең исемегез тотрыклылык, югары сәяси культура һәм мәнфәгатьләр балансын тота белү синонимына әйләнде. Бу вакыт эчендә икътисади цикллар, партия конфигурацияләре, федераль законнар үзгәрде, әмма Фәрит Хәйрулла улының Татарстан Республикасы һәм аның халкы алдындагы бурычына җаваплы мөнәсәбәте генә үзгәрешсез калды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Данис Шакиров: «Ул – зирәк остаз, тәҗрибәле җитәкче»

Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

Минем депутат булуыма әле икенче ел гына китте. Ләкин, Фәрит Хәйрулла улы – барыбызга да яхшы таныш чын шәхес. Ул – зирәк остаз, тәҗрибәле җитәкче. Аның 30 елдан артык шушы вазифада булуы гына да күпне сөйли. Үзгәрешләр чорында эшләве, федераль Хөкүмәт органнары белән конструктив диалог алып барулары да һәръяклап мактауга лаек. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә – терәк төбәк булуында да Фәрит Хәйрулла улының саллы өлеше бар. Аңа моның өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм ныклы сәламәтлек телибез. Һәм ул тулысы белән лаеклы ялга китми, иҗтимагый тормышта да эшен дәвам итә һәм аңа уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз, – диде Шакиров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

  • Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган
  • Белеме:1972 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын;
  • 1979 елда – Уфа нефть институтын;
  • 1986 елда – Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый;
  • Сәясәт фәннәре докторы

Хезмәт эшчәнлеге:

  • 1963 – 1966 елларда – Әлмәт шәһәрендәге Миңнебай газ-бензин заводында токарь, «Әлмәтбурнефть» трестында машина йөртүче;
  • 1970 – 1972 елларда – Әлмәт шәһәрендә комсомол һәм партия эшендә;
  • 1972 – 1978 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы;
  • 1978 – 1985 елларда – Халык депутатлары шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары;
  • 1985 – 1987 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре;
  • 1987 – 1988 елларда – «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы;
  • 1988 – 1989 елларда – Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе;
  • 1989 – 1990 елларда – ТАССР сәүдә министры;
  • 1990 – 1991 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары;
  • 1991 – 1995 елларда – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе;
  • 1995 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры;
  • 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Уфы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Уфы или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Уфе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Уфе и Башкортостане



Rss.plus


Новости Уфы







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Башкортостане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России