Сергачта яшәүче татар кызы Сочидагы Бөтенроссия спартакиадасында катнашачак
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Сергач «Лидер» физик-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчесе Файлә Аймалетдинова мәктәп укучылары арасында узачак Бөтенроссия спартакиадасында чыгыш ясау хокукын яулаган. Спартакиада Сочида февраль уртасында үтәчәк. Файлә Аймалетдиновага мондый мөмкинлек Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча регионара сайлап алу этабында икенче урын яулаганы өчен бирелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Туган як» газетасы хәбәренә сылтама белән.