Сак булыгыз: дуңгыз гриппы йөри
Татарстанда инде ике кешедә дуңгыз гриппын тапканнар.
Узган ел азагында дуңгыз гриппының Россиядә кабат калкуы күзәтелгән иде. Инде 2016 елда ул тагын да азып китте. Адыгея, Югары Новгород, Ханты-Мансийскийда, Липецкта грипп белән авыручылар булган. Казанда ике кеше бүген дуңгыз гриппы белән авырый. Шуларның берсе – бала. Тиешле прививка ясамаган өчен алар бу авыру белән авырган, ди табиблар. Хәлләре уртача дип бәяләнә.