Ат унбер яшьлек кызны аяктан еккан һәм тояклары белән таптаган
Иваново өлкәсендә 11 яшьлек кыз баланы ат таптаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча тикшерү идарәсенә сылтама белән « Вести » каналы хәбәр итте. Кыз бала Вичуга шәһәрендә атлар секциясенең утарында була. Абзар шәхси эшмәкәрнеке. Бала биредә атта йөри. Ул атларны манежга алып чыгарга маташа. Шул чакта бер ат кисәк кенә кызга таба чабып килә һәм баланы аяктан ега. Аннары ат баланы таптый башлый. Бала бик җитди имгәнә. Авыр хәлдәге кызны хастаханәгә алып китәләр, диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...