Буага көчле гер күтәрүчеләр җыелды
Узган атна ахырында Буа ветеринария техникумында кичәге чыгарылыш Иван Никитин призларына гер күтәрү буенча беренче ачык турнир үтте. Ул күп санлы кунакларны, иң көчле гер күтәрүчеләрне җыйды.
Анда күрше Чуашстанның Яльчек районы Яңа Байти-рәк авылында туып- үскән 80 яшьлек ветеринария фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт ветеринария медицинасы акдемиясе академигы, Чуашстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсен-дә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы фәнни эшләр авторы, конкурслар җиңүчесе Иван Николаевич үзе дә кайтты. Ярышта катнашучыларга теләкләрен ирештерде.
- Миңа бик якын булган, тормышка юллама биргән техникумга бәйгегә килүегез өчен зур рәхмәт. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, уку йорты алга таба да чә-чәк атсын,- диде ул. Спортчыларны техникум директоры Вәгыйзь Сөнгатов, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Чуашстанның гер спорты федерациясе президенты Юрий Карпов, уку йорты артистлары да сәламләделәр. Баш судья Илдус Миңнебаев ярыш шартларын аң-латканнан соң аңа старт бирелде.
Дөнья чемпионаты
диярсең
Ышандырып әйтә алам, гадәти генә бәйге булмады ул. Югары дәрәҗәдә оештырылуы ягыннан да, катнашучыларның күплеге һәм осталыгы буенча да. Үзебезнекеләрдән тыш анда Ульяновск өлкәсен-нән, Чуашстанның дәүләт авыл хуҗалыгы академиясеннән, Шомыршы районыннан, Марий Элның Йошкар-Ола шәһәреннән, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән дә гер күтәрүчеләр җыелды. Дөнья чемпионаты бара диярсең. Спорт остасына кандидатлар, спорт осталары, Европа, дөнья чемпионнары, ветераннар, әлеге спорт төрен-дә беренче җиңүләрен яулаган яшьләр – барысы бергә җыелган. Кызлар да бар. Алар бишәү. Менә барысы берьюлы 16 килограммлы герләрне ыргым белән өскә чөя башладылар. 10 минут вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк мәр-тәбә күтәрергә кирәк. Кулларны бер тапкыр, герне җиргә төшермичә, алыштырырга ярый. Баштан ук игътибарны ике кыз җәлеп итте. Оештыручылардан белештек: Елизавета Еремеева да, Анастасия Александрова да Чуашстанның дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә белем алалар, икесе дә спорт остасына кандидатлар. 68 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучы Елизавета башта алда барды, әмма арыды. Герне 177 мәртәбә күтәрде. Йөзенә талчыгуның әсәре дә чыкмаган Анастасия “тимер шар”ны 190 тапкыр чөйде. 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүче кыз абсолют батыр калды. Ул бераз ял ит-кәч, моның серен сорадым.
- Барысы да техниканың дөрес куелышына бәйле. Күрдегезме, әле 30 секунд вакытым да калды. Елизаветага карап ашыга төш-тем, үз темпымны югалттым. Шулай да шәхси рекордымны яуладым,- ди ул. Иң гаҗәпләндергәне – икенче курста белем алучы Анастасия бу спорт бе-лән бер елга якын гына шө-гыльләнә. Мәктәптә укыганда чаңгыда шуган. Шуңа куллары көчле, күрәсең. Академиянең спорт залында кызыксынып кына гер күтәргән кызны Чуашстанның баш тренеры, халыкара класслы спорт остасы, Европа чемпионы Борис Глинкин күреп ала һәм синнән була дип үзенә чакыра. Инде 1 майда Анастасия 24 килограммлы герне 85 тапкыр күтәреп, спорт остасына кандидат нормасын үти. Ә спорт остасына ирешер өчен ул күрсәткечне 125кә җиткерергә кирәк. Ноябрь башында Анастасия Сургутка юл ала.
Безнекеләр дә
сынатмады
Егетләргә җиңү яулар өчен шулай ук 10 минут вакыт эчендә 24әр яки 32шәр килограммлы ике герне (үл-чәү категорияләренә, яшь төркемнәренә карап) этеп, аннан берсен ыргым белән күтәрергә кирәк булды. Спорт ветераннары 20 килограммлы герне ыргым ысулы белән өскә чөйде-ләр. Монда Адав-Толымбайда туып-үскән якташыбыз, 5 мәртәбә дөнья, 3 тапкыр Европа, 4 мәртәбә Россия чемпионы, халык-ара класслы спорт остасы, 5 мәртәбә дөнья, 3 – европа рекорды куйган Алексей Михайлов та чыгыш ясады. 229 тапкыр күтәреп, икенче урын алды, исеме Гиннессның рекордлар китабына кертелгән Юрий Карповка гына оттырды. Спорт остасына кандидат улы Евгений да икенчедә. Ул 32 шәр килограммлы герне этеп 30, ыргым белән 85 тапкыр чөйде. Ветеринария техникумында укучылар да әйбәт нәтиҗә күр-сәттеләр. 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган һәм 24 килограммлы герләрне 20 һәм 73 тапкыр күтәргән Булат Гыймадиев өченче урын алды. Рушан Әмирханов дүртенче булды. Буа командасы – икенче.
Бәйгене тамаша кылган бик күпләрнең әлеге спорт төре белән шөгыльләнү теләге туды ул көнне. Ульяновск шәһәрендә гомер итүче якташыбыз Алексей Михайлов күнегүләр үткәр-сә, ничек әйбәт булыр иде. Спортчы үзе дә моңа каршы түгел.
Форсаттан файдаланып, бәйгенең “гаеплесе” Иван НИКИТИНга берничә сорау бирдек.
- Иван Николаевич, техникумда еш буласызмы?
- Мин бу данлыклы уку йортын ерак 1953 елда тәмамладым. Шул дәвердән бирле аның белән элемтәдә яшим. Төрле чараларга, юбилейларга ашкынып кайтам.
- Бәйге өчен нигә гер күтәрүне сайладыгыз? Әллә үзегез бу спорт төре белән дус идегезме?
- Нәкъ гер күтәрүдән кала барлык спорт төрләре белән шөгыльләндем. Аның буенча ярыш үткәрергә техникум җитәкчелеге һәм Чуашстанның гер спорты федерациясе тәкъдим итте, мин бик теләп риза булдым. Искиткеч бәйге бу. Киләчәктә тагын кабатларга исәп бар – ике елдан техникумның 85 еллык юбилее уңаеннан. Бәлки анда тулаем авыр атлетика ярышы үткәрербез әле.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Автор фотосы.