Татарстанда ял базасында бер ир хатынының кабыргаларын сындырган
Тукай районында урнашкан ял базаларының берсендә гаилә драмасы булган. Ир белән хатынның сугышы турында полициянең дежур бүлегенә шалтыратып әйткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, биредә Чаллыдан килгән ир белән хатын ял итә. Алар табын корып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Аннары ир белән хатын талаша башлый. Талаш сугышка әверелә. Шулай итеп, 34 яшьлек хатында пневмоторакс була (корсак куышлыгына һава җыела). Читать дальше...