Санитарлар куллары бәйләнгән авыру хатынны лифтта кыйнаган
Ярославль шәһәрендә торак йорт лифтында авыру хатынны кыйнаган санитарларга карата җинаять эше ачтылар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. Хатын-кыз авыргач, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар. Урынга психиатрия хастаханәсеннән килгән ике санитар аны лифтта алып төшеп киткән. Шунда кызны кыйнаганнар. Әлеге хәлдән соң Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе ике җинаять эше ачкан. ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, эшләр «Алдан уйлап сәламәтлеккә җиңел зыян китерү»... Читать дальше...