Ни чәчсәң, шуны урырсың
2016 ел Зәебездә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Әлеге темага багышлап ярышлар, кичәләр үткәрелә, гәҗит битләрендә мәкаләләр басыла. Ышанып әйтергә була, шәһәребез өчен «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» гыйбарәсе үз көчендә.
Бу көннәрдә шәһәр зур көрәш бәйгесе белән гөрләде. Татарстанның батыр ир-егетләре үзләрен, янә көрәш мәйданында сынап карады. Көрәш - татарның бөек улы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланды.
Безнең бакча да әлеге чаралардан читтә калмады. Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан гөрләтеп спорт бәйрәме үткәрдек. Бөек шагыйрьнең иҗатын спорт белән ничек бәйләргә һәм аны кечкенә сабыйларга (бакчада икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре эшли) ничек җиткерергә? Алдан берникадәр аптырашта калган булсак, чыгу юллары үзен әллә ни көттермәде.
Бәйрәм чарасы ике дәүләт телендә үрелеп барды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган презентация карадылар, ул балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып әзерләнде. Балаларны бәйрәм белән котларга кечкенә Чулпан килде, алар белән милли уеннар уйнады. Муса Җәлилнең кызы Чулпан исемле булуын балалар бик тиз исләренә төшерделәр! Бәйрәм дәвамында балалар үзләрен эстафета ярышларында сынады. Ә уеннар физик культура инструкторы Татьяна Геннадьевна тарафыннан бик оста итеп әзерләнде. Барлык уеннарда да шагыйрьнең шигырьләре чагылыш тапкан: ромашка таҗларын җыю, Мияуга ярдәм итү, Чулпанга бүләк китерү, Акбай белән йомшак Куянкайны сыйлау. Спорт бәйрәме җыр, милли уеннар белән үрелеп барды. Бу өлкәдә үз эшенең остасы, яшь белгеч – Зөлфия Камилова зур тырышлык куйды. Милли бию көйләре, салмак көйләр, кичәгә я җанлылык өстәде, я уйланырга мәҗбүр итте.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халык. Замана балаларының сабый чагы, нигездә, балалар бакчасында уза, бала күңеленә тәүге орлыклар шунда салына.Ул орлыклар, һичшиксез, милләтебезнеке һәм сәламәт булырга тиешләр. Нәниләргә кечкенәдән дөрес тәрбия бирсәк, милләтебезнең киләчәге нык, сәламәт һәм өметле булыр!
Гөлнар Хөснетдинова, “Шатлык” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе.