30 апрель (шимбә). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.19 сәгатьтә калка, 10.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Майда бакча эшләре
Майда борчак, шалкан, торма, кузгалак, петрушка, кишер орлыкларын ачык грунтка мөмкин кадәр иртәрәк чәчү зарур. Кими баручы Айда (1-5, 22-31 май) орлыклар чәчәргә, каен җиләге мыекларын тамырландырырга, борыч үсентесен утыртырга була. 6 майда, яңа Ай туган көнне, бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый. Үсә баручы Айда (7-21 май) күпьеллык чәчәкләр, җимеш агачлары, декоратив куаклар, бәрәңге, шулай ук ачык грунтка патиссон, томат, кыяр, баклажан, кабак, кәбестә үсентеләрен утыртырга мөмкин. Кәбестәне мөмкин кадәр тирәнрәк утырталар, төбен яхшылап тыгызлыйлар. Ай тулган көнне, 22 майда, теплицага борыч үсентеләрен утырту яхшы. Каен җиләгенә суны туфрак бик кипкәндә генә сибәләр, артык дым аның өчен зыянлы. Ә менә чәчәк атканда су күп сибәргә кирәк. Крыжовник һәм карлыганның аскы ботакларын, үрчетү өчен, урта бер җиреннән туфракка күмеп куярга киңәш ителә.
1 май (якшәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.51 сәгатьтә калка, 11.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Петрушка дәвалый (1)
Йөрәк авыртудан шешенгәндә, көненә 2 тапкыр яртышар стакан петрушка тамыры төнәтмәсен эчәләр: 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда төнәтәләр һәм сөзәләр. Әмма бөердә нефрит булганда, болай дәваланырга ярамый. Йөрәктә хроник коронар җиткелексезлек, зәгыйфьлек булганда, яшел петрушканы гел ашап йөрергә кирәк. 1 аш кашыгы вакланган петрушка тамырын һәм үләнен дүрттән өч стакан кайнар суда берничә сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр.
2 май (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.19 сәгатьтә калка, 13.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.11 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Петрушка дәвалый (2)
Бөерләрендә оксалат ташлар булганнарга мөмкин кадәр күбрәк петрушка яфрагы ашарга кирәк. Эч чәнчегәндә, гастрит (югары кислоталы), метеоризм, простатит интектергәндә, 2 аш кашыгы петрушка үләнен яки тамырын термоста 1,5 стакан кайнар суда 5 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үт кудыру өчен, көненә 3 тапкыр 2-3 әр аш кашыгы орлык төнәтмәсе эчү файдалы: 0,5 чәй кашыгы петрушка орлыгын кайнатып суытылган 2 стакан суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Йөкле хатыннарга петрушка ашарга ярамый.
3 май (сишәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.45 сәгатьтә калка, 14.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
4 май (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.09 сәгатьтә калка, 15.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
5 май (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.35 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Бөтнек сихәте
1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, һәр 3 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр: гастрит, колит булганда, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен, салкын тигәндә, ютәлләгәндә, нервлар какшаганда, эч чәнчегәндә, күңел болганганда, йөрәк авыртканда файда бирә. Тел кытыршыланганда, бөтнек яфрагын изеп, телгә ышкыйлар.
6 май (җомга). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.04 сәгатьтә калка, 18.50 сәгатьтә бата. 23 сәгать 31 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.43 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк.
Кычытканлы пылау
400 әр грамм дөге һәм кишер, 200 әр грамм суган һәм йөзем, 160 грамм атланмай, 50 грамм яшь кычыткан, тоз кирәк. Кишерне саламлап, суганны шакмаклап турап, атланмайда бераз кыздыралар. Алдан ук салкын суда бүрттерелгән дөгене, йөзем һәм туралган кычытканны өстәп, болгаталар, күмелгәнче кайнар су салалар, капкачын каплап, сүрән утта пешерәләр.