ЙӨРӘГЕ ХАЛЫК КҮКРӘГЕНДӘ

Гамил Афзалның тууына 95 ел
 
Гамил Афзал кебек олы шәхес, олы шагыйрь хакында сүз әйтү гаять тә җаваплы. Аның Тукай рухы белән сугарылган үзенчәлекле иҗатына бәя бирергә алыну өчен минем теоретик әзерлегем дә, интеллектуаль дәрәҗәм дә, язу тәҗрибәм дә җитми. Шулай да, мин шагыйрьнең олы юбилее уңаеннан кайбер фикерләрем белән уртаклашмыйча да кала алмыйм. Ни өчен кала алмавымның өч төп сәбәбе бар. Беренчедән, безнең буын Г.Афзал шигырьләрен укып тәрбияләнде. Авылда бер генә кичә дә, бер генә концерт та аның шигырьләреннән башка үтмәде. Телевизор юк иде, радионы ачсак та, безгә Г.Афзал дәште. Үз гомеренә шигырь китабы укымаган кешеләрнең дә телләрендә аның шигырьләре канатлы сүз булып йөри башлады. Шулай итеп, бик еракта яшәсә дә, ул авылның нәкъ халык уйлаганны өздереп әйтеп бирүче тапкыр телле кешесенә әверелде дә куйды. Олы шагыйрьләрнең йөрәге халык күңеленә әнә шулай күчә, күрәсең. Икенче сәбәп – бурыч. Язучылык эшен һөнәр итеп сайлауда, бер яклап, Г.Афзал шигырьләре миңа билгеле бер этәргеч бирсә, икенче яклап, Әлмәт язучыларына үземнең тәүге язмаларымны алып баргач, аның файдалы киңәшләрен, киләчәк иҗатка өмет уятырлык җылы сүзләрен мәңге онытасым юк. Өченчесе – ярату. Туры сүзле, үз принцип­ларыннан мәңге чигенмәс, үтә дә тыйнак яшәүче, гаять тирән, төпле фикерләүче һәм балаларча беркатлы бу кешене инде егерме елга якын бергә иҗади аралашу чорында мин чын-чынлап яратып өлгердем. Мин аңа сокланам һәм аңа охшарга тырышам.
 
Олы шагыйрьнең олы юбилее көнендә әлеге сәбәпләрне тагын да җәелебрәк аңлату кирәкмидер дип саныйм. Гамил Афзал – халык шагыйре. Бәлкем, кайберәүләр, әле бит аңа андый исемнең бирелгәне юк, дияр. Ә сөекле Тукаебызга ул исемне кем бирде соң? Рәсми указ чыгаручылар мине гаепләсә-гаепләр, әмма ул инде - күптән халык шагыйре. Халкыбыз күңелендә кайнаган нәрсәләрне, аның шатлык-куанычларын, борчуларын Тукайча турылык белән әйтеп бирүдә ул соклангыч югарылыкка күтәрелде. Аның йөрәге күптән инде халык йөрәге белән бер күкрәктә типкәндәй янәшә тибә. Шуңа күрә аның уй-фикерләре дә, сагыш-моңы да, көлүе дә халыкныкы белән тәңгәл килә. Моңа ирешүдә тагын бер мөһим нәрсә – теленең халыкчан бизәкләр, халыкның җан җылысы белән сугарылган, «тын җылысы» белән өретелгән булуында.
 
Г.Афзал иҗатының халыкчанлыгының тагын бер сере шунда: ул беркемне дә кабатламый, халык күңеленнән алган җылыны үз йөрәге аша үткәреп, аны тагын да кайнаррак, нурлырак итеп кешеләргә тәкъдим итә. Шагыйрь йөрәге әнә шулай гомер буе дөрли, үзенең дәрт-илһамлы ялкынын торган саен күбрәк кешеләргә өләшә...
 
Г.Афзал поэзиясе, аның юморы һәм образлар системасы – безнең әдәбиятыбызда уникаль күренеш. Ул әдәбият белгечләренең җентекләп өйрәнүен, системага салуын, гомумиләштерүен сорый. Димәк, олы остазыбызның шәкертләре киләчәктә  артачак. Ә бүген һәм кичә дә ул, зирәк бакчачы кебек, яшь каләмнәргә үсү өчен вакытын да, тырышлыгын да кызганмый, күзенә чүп-чар чалынса, рәхимсез рәвештә йолкып ата.
 
Ниһаять, соңгысы. Безнең тормышта Г.Афзалның көлү утына эләкмәгән кимчелекләр аздыр. Бүгенге аяныч хәлләргә китерүче сәбәпләрне ул дистә еллар буе кисәтә-кисәтә килгән икән. Шулай булса да аның сатира-юморы яктылык белән сугарылган. Яхшы күңелле кешеләр генә шулай якты, кояшлы итеп көлә белә. Бәлкем, Г. Афзалның әле беренче адымнарын ясаганда ук язган шигырьләренең дә һаман заманча яңгыравы, бүген дә халык тарафыннан яратып укылуы шуңа бәйледер? 1964 елда ул болай дип язган иде:
 
Ничаклы даһилар дөньяга килде.
Ничаклы нәбиләр дөньядан китте, –
Мин һаман да эшлим, мин исән.
Көнгә карап көлеп йөргән өчен,
Кешеләргә шатлык биргән өчен,
Йөрәгем яшь, күңелем шук икән.
Әллә миңа үлем юк микән?
 
Алдан күргән шагыйрь. Дөресрәге, үзен иҗат тәмугында янарга дучар итү бәрабәренә ул халык күңелендә урын яулады. Ә халык – үлемсез.
 
1991.
 
 
.Гамил Афзал.
 
.Хәсән Туфан һәм Зәки Нури янәшәсендә.1958 ел.
 
.Халык шагыйре янында каләмдәшләре. 1 нче рәттә: Миргазиян Юныс, Фәүзия Бәйрәмова; 2 нче рәттә (сулдан уңга): Разим Вәлиуллин, Гамил Афзал, Айдар Хәлим. 1999 ел. 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Экс-депутата Госдумы Шилкина задержали по делу о растрате



Здоровье

Артем Мелихов возглавил столичную сеть клиник «ABC-медицина»






Новости 24 часа

Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника



Game News

Над Destiny Rising работают бывшие разработчики Diablo Immortal



Алдан

Росатомфлот обеспечил второй в 2024 г. субсидируемый каботажный рейс по Северному морского пути



News Every Day

Inexperienced Secret service agent called tech support hotline for help piloting drone ahead of Trump rally shooting: bombshell report



Настроение

Дорога...



Алдан

Якутские спасатели Батыр Сейдалов и Максим Колесов награждены медалью «За спасение погибавших»



Игорь Бутман

Оркестр Игоря Бутмана отметит 25-летие туром по 25 городам России



Алдан

В Теплоэнергосервисе стартует «Золотая осень»



WTA

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине



Якутск

Лабораторию искусственного интеллекта открыли в ИТ-парке Якутска



Сергей Брановицкий

Концертный Директор для певцов, музыкантов, артистов, музыкальных групп.



Симферополь

Смертельное ДТП на "Тавриде": грузовик въехал в цистерну и сбил водителя



Алдан

В северных районах Якутии закрыли навигацию для маломерных судов



Якутия

Глава Якутии назвал «бардаком» проблему дефицита газомоторного топлива



Москва

НОВЫЕ «ОПАСНЫЕ СВЯЗИ» С НОВЫМ ВЕДУЩИМ НА «ЧЕ!»



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Алдана — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Алдана или других населённых пунктов Якутии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Алдане можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Алдане и Якутии




Новости Якутии

Тайны закрытой воинской части на юге Якутии

Айрат Ильясов блогер Олеся Леснаяга туйда ничә сум акча эшләгәнен әйткән

Что произошло 25 сентября в истории Якутии

Как в старину перевозили золото на верблюдах


Алдан

Житель Усть-Алданского улуса обвинен в применении насилия в отношении полицейского






Rss.plus

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в убийстве

Обзор известных приложений, созданных на iOS

Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

Moscow.media
Якутия

Глава Якутии назвал «бардаком» проблему дефицита газомоторного топлива



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Волочкова рассказала, кто мог стоять за поджогом ее любимого банного комплекса




Спорт в Якутии

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В селе Пригородный Якутска открыли спортивную воркаут-площадку

На Кубке генерального прокурора России по стрельбе из лука выступят восемь якутян

Четыре золотые медали выиграли юные дзюдоисты Якутии в Благовещенске


WTA

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Хуберт Хуркач

Хуркач пожертвует по €100 за каждый эйс пострадавшим от наводнения



Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России