Татарстанда 37 спорт объекты төзергә һәм ремонтларга җыеналар
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елда Татарстанда 11 спорт объект төзергә һәм тагын 26 объектны капиталь төзекләндерергә җыеналар. Аерым алганда, спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында 24 төрле корылма яңартылачак, шуларның сигезе Казанда урнашкан. Программа буенча бу эшләргә Татарстан бюджетының гомуми чыгымнары 117,7 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...