Кемерово мөселманнары Татарстан Диния нәзарәте Нигезләмәсен файдаланырга ниятли
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән нәзарәтләр арасында хезмәттәшлек алып бару, Татарстанның дини уку йортлары белән элемтә булдыру, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләрен әзерләү буенча тәҗрибәне өйрәнү хакында сөйләште. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...