Еманжелинск китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән һәм истәлек тактасы ачылган
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Еманжелинск шәһәре үзәк китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән һәм биредә аның истәлегенә мемориаль такта ачылган. 14 апрельдә биредә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният сараенда шагыйрь, публицист, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булган Ирек Сабировны искә алдылар, дип хәбәр итте Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге. Читать дальше...