Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Татар егете Эдуард Латыйпов — бөтен дөнья кешесе ул — «Бердәмлек»

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Бердәмлек» , Эльмира Шәвәлиева). Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында Башкортс­тан вәкиле Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады.

Башкортстан вәкиле дигән Эдуардыбыз, Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туган бул­са да, үзебезнең Камышлы егете ул. Белоруссиядә аның әнисе яшәгән, ә булачак әтисе Ратмил Латыйпов анда хәрби хезмәттә булган. Шулай итеп, Ратмил хәрби хезмәттә вакытта өйләнә, хатынын һәм малаен туган авылына алып кайта. Эдуардның балачагы һәм үс­мер еллары Камышлыда үтә. Билгеле булганча, Камышлы якларында чаңгы спорты үсеш­тә. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев та, спортның кышкы төрләре фанаты буларак, авыл­ның чаңгы юлыннан заман таләпләренә җавап бирә тор­ган тренировка үзәге оештыра, һәм чаңгычылар әйдәп баручы фирмаларның профессиональ инвентарен кулланып шуалар. Хәтта шәһәр спортчылары да Камышлы чаңгыларына кы­­зыгып карыйлар. Ә соңгы ел­ларда биредә балалар өчен чаңгы-биатлон комплексы да булдырылды инде. Ләкин Ла­тыйпов заманында ак кар өс­теннән үзләре салган чаңгы юлы буйлап чабарга туры килә. Күп вакытта чаңгы таккан Латыйповның машина юлы буйлап күрше авылларны әй­ләнеп кайтуын күрәләр.

Егетнең беренче җиңүләре дә җирле ярышларда һәм «Лыжня России» кроссында яу­лана. Көче һәм осталыгы үскән саен ул югарырак дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга ом­тыла. Ә берзаман үзен биат­лонда сынап карарга була. Ул вакытта спортның бу төре Камышлыда түгел, Самарада да булмый әле. Ләкин яшүсмер Иван Черезов, Дмитрий Яро­шенко һәм Максим Чудов кебек танылган спортчыларның уңыш­ларына карап рухлана. Чу­дов Уфа спортсмены булганлык­тан, ул Уфага китәргә карар кыла. Әти-әнисе дә моңа каршы килмиләр, әле бик яшь булуына карамастан, Уфага җибәрәләр һәм, озак та үтмәстән, Эдуард җыелма командага эләгә… һәм беренче халыкара ярышлар эстафетасында 19 яшьлек як­ташыбыз 18нче булып килә.

Биатлонда Латыйповның бе­ренче тренеры — Валерий Мишингин. Ул, егеттә көч тә, гайрәт тә булуын күреп, аны ашыктырмыйча гына җиңүләргә әзерли башлый. Беренче ел­ларда Эдуард призлы урын­нар яуламаса да, фамилия­се дик­торлар теленнән төшми. Соңгы ике елда спортчы бик ях­шы формага керде — чаңгы шуу буенча әйдәп баручылардан. Ә төз атуда кайчакта ялгышка­лый иде.

Һәм менә, ниһаять, беренче зур җиңүләр. 2019 елның мар­тында Красноярскида узган Универсиадада Россия биат­лонист­лары бөтен пьедес­талны биләп алдылар. Эду­ард Латыйпов эзәрлекләү ча­бы­шында — бронза, спринт­та — ал­тын, 20 кило­метрлы шәхси ярыш­та кө­меш медальләргә лаек булды. Кызганычка, соң­гы 43 Кубок ярышларында без­некеләр пье­десталга кү­тәрелә алма­дылар.

Дөнья чемпионатындагы әле­ге эстафета да безнең команда өчен башта өметсез булып күренде. Беренче этапта тугызынчы булып килгән Уль­яна Кайшева эстафетаны Свет­лана Мироновага тап­шыргач, Светлана алга ыр­гылды. Ул ятып та, басып та төз атты, трассада да тизлеген югалтмады һәм, команданы беренче урынга чыгарып, эста­фетаны Логиновка бирде.

Александрга исә ятып ат­канда да, басып атканда да артык патрон кулланырга туры килде, ләкин ул шуу буенча лидерлыкны югалтмады. Шу­ңа күрә эстафетаның соң­гы этабына чыккан Эдуард Латыйпов норвежецтан 3,6 секундага алдарак старт ал­ды. Эстафета өчен бөтен җаваплылык Эдуард өстенә төште. Ә шулай да ул чабышны бик зур тизлектә башламады һәм конкурентларга бераз аңа якынаерга мөмкинлек бирде. Һәм бу иң яхшы стратегия булып чыкты. Ул ятып атуны тиз тотты һәм беренче әйләнештә югалткан секундаларын шундук кире кайтарды. Ә соңгы атуы тамашачыларның нервылар кие­ренкелеген уйнатты — Ла­тыйпов ике мәртәбә мишеньгә тия алмады. Бетте, без тагын медальсез калабыз инде дип торганда, конкурентларның да күпчелеге мишеньгә тия ал­мавы ачыкланды. Тик Кентена Фийона Майе гына, Норвегия белән Россиядән 10 секунд вакыт отып, беренче булып соң­гы әйләнешкә чыкты. Эдуард белән Легрейд аның артыннан ыргылдылар һәм юл уртасында французны узып киттеләр. Алдарак немецка штраф са­лынган булып, ул әле тагын бер түгәрәк әйләнергә тиеш иде. Болай булгач, медаль Рос­сиядән беркая да китмәс дип, спорт комментаторы: «Эдик! Эдик! Давааай!» — дип кычкыра башлады. Ләкин Латыйповның Легрейд белән Фийон Майены финишта ботарлап ташлый алу­ына беркем дә ышанмады. Шу­лай да Эдуард тауга мен­гән­дә французны узып китте, ә фи­ниш күренгәч, спринтер тизлеген­дә Стурлу Холма Лег­рейдны узып, Россиягә көтелгән җиңү ки­тер­де. Моңа кадәр 43 җиңелү та­ты­ган Россия ко­мандасы илебез­дә биатлон булуын раслады.

Афәрин, Эдуард! Без җи­ңүләрең белән горурланабыз! Син инде Белоруссия, Самара өлкәсе һәм Башкортстан егете генә түгел, син бөтен дөнья кешесе биеклегенә күтәрелдең.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России