Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 мартта, Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.
«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

