Фәрит Мөхәммәтшин: Төп Закон кешеләрнең өметләренә яраклашып үзгәрергә мөмкин
Татарстан Конституциясе гамәлдә булган 30 ел эчендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында законнар кабул ителде, бу хокукый мәйданның үзгәрүе белән аңлатыла. 2020 елда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, мондый эш дәвам ителәчәк, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
«Россия Конституциясенә федератив төзелешкә, Президентка, парламентка, хөкүмәткә, суд хакимиятенә, прокуратурага һәм җирле үзидарәгә кагылышлы 206 үзгәреш һәм өстәмә кертелде. Әмма иң мөһиме – илнең Төп законы кеше хокукларына ориентирны көчәйтте, аерым алганда, хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш дип билгеләде, пенсияләрне, социаль түләүләрне мәҗбүри индексацияләү гарантияләрен, гомуми пенсия белән тәэмин итүнең төп принципларын раслады», – диде Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада Татарстан Республикасы Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тиешле эш алып барыла, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе өйрәнелә, федераль үзәк белән консультацияләр үткәрелә. Бу эшне регламент срокларында төгәлләү планлаштырыла.
«Гомумән алганда, төп Закон, теләсә нинди документ кебек үк, үзгәрергә мөмкин, әмма катгый рәвештә кешеләрнең өметләре, гражданнарның үз киләчәге һәм иленең киләчәге турындагы күзаллаулары нигезендә генә үзгәрергә мөмкин, дип саныйм. Конституция – тере документ, ул җәмгыятьтәге үзгәрешләргә сизгер рәвештә җавап бирә. Конституция – ниндидер юридик константа дигән фикер, минемчә, ялгыш. Бу аеруча тарихи мисалларда күренә. Советлардан соңгы кайбер илләрдә 2020 елдан башлап иң мөһим сәяси-хокукый вакыйгалар нигезендә конституцион үзгәрешләр дә бара. Ике ел элек Төркмәнстанда конституцион реформа тәмамланды. Быел Белоруссия һәм Казахстан Конституцияләренә үзгәрешләр кертелде. Ел ахырына кадәр Үзбәкстанның Төп законы да яңартылыр дип көтелә», – дип берничә мисал китерде Мөхәммәтшин.
Татарстанда 6 ноябрьдә Республика Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
- Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәнең тулы тексты «Татар-информ»да чыкты.