Татарстанда беренче бонд складын 2023 елның апрелендә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар
Татарстанда 2023 елның 1 апреленнән бонд складларын кулланып товарларны сатып алу буенча эксперимент башланырга мөмкин. Бу хакта республика бизнес-омбудсменының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бонд склады төзү сатып алучыга товарны илтеп җиткерү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта сәүдә интернет-мәйданчыкларының мөмкинлекләре киңәя, ә гражданнар үз сатып алуларын тизрәк һәм уңайлырак алачак», - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе - Татарстан Президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев.
Аның сүзләренчә, Татарстанда экспериментны гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар - логистик инфраструктураның югары әзерлек дәрәҗәсе, интернет-сәүдә базары, оптималь географик урнашу һәм республика хакимият органнарының ярдәме бар .
Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 2 ноябрендәге тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Эксперимент 2024 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Искәртик, 2020 елның августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» генераль директоры Максим Акимов белән республикада таможняны җайга салу гадиләштерелгән бонд склады булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру нияте турында килешү имзалады. Ул «Казан» халыкара аэропортында урнашкан «Россия почтасы» АҖ структур бүлекчәсе базасында пәйда булыр дип планлаштырылган иде.