Рөстәм Миңнеханов алты ветеранны – камалышта калган Ленинградта яшәүчеләрне бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе булган алты Бөек Ватан сугышы ветеранын бүләкләде. Шул турыдагы карар республика җитәкчесенең рәсми порталында урнаштырылган.
Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм актив җәмәгать эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен медальләр белән Барабанов Вильям Петрович; Бушуева Зинаида Григорьевна; Гуревич Розалия Залмановна; Клецко Галина Николаевна; Хитрина Людмила Александровна; Хомякова Галина Владимировна бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов, башка карары нигезендә, шул ук медаль белән Казанның Совет районы П.А.Полушкин исемендәге 101 нче мәктәп директоры Татьяна Петрованы бүләкләде. Медаль аңа яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен бирелде, диелә документта.