Миңнеханов: Татарстанга Кытайның күргәзмә мәйданчыклары белән тәҗрибә уртаклашу кызыклы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чжэньвэй» Халыкара күргәзмә корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «РОСТКИ» форумы кысаларында алар республика һәм Кытай Халык Республикасы күргәзмә мәйданчыклары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан даими рәвештә зур халыкара чараларны кабул итә. «Сезнең күргәзмә эшчәнлегендә зур тәҗрибәгә ия булуыгызга ышанам. Без сезнең эшләнмәләрне куллана һәм сезнең белән тәҗрибә уртаклаша алыр идек. Без Сезнең җитәкчелектәге оешма белән багланышларны киңәйтүгә шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Үз чиратында корпорация башлыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең отышлы урында урнашуын билгеләп үтте һәм Россия-Кытай халыкара форумының масштабына һәм оештыру дәрәҗәсенә соклануын белдерде.
Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алышты. Узган ел алар арасындагы товар әйләнеше берьюлы 58 процентка арткан һәм 1,6 млрд долларга җиткән.
Искәртик, «РОСТКИ» форумы Казанда 7-8 сентябрьдә уза. Рөстәм Миңнеханов форумны ел саен уздырырга тәкъдим итте һәм икенче форум өчен мөмкин булган датаны атады.

