Миңнеханов волонтерларга Лисичанск халкына кышка әзерләнүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте
![Миңнеханов волонтерларга Лисичанск халкына кышка әзерләнүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/9/9/68d8e767ed4208f92501e65a4fd381af.jpg)
Татарстан волонтерлары Лисичанск халкына кышкы сезонга әзерләнергә булышалар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмм-каналында язды.
«Яшьләр Лисичанскида өлкәннәргә кышка әзерләнергә ярдәм итәләр. Кызганыч, шартлар һәркемдә дә юк. Ялгыз пенсионерлар үзләре утын туплый, өен җылыта алмый. Волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт», - дип язган республика җитәкчесе.
Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә җылыту системасын торгызу эшен дәвам итә. Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, республика 2023-2024 елгы җылыту сезонына РТИ районында 45 зур катлы йортны әзерләячәк. Татарстан предприятиесе барлыгы 100 күп катлы йортта җылыту системасын тулысынча тәртипкә китерергә ниятли.