Казанда җылыту сезоны 20 апрельдә төгәлләнә
![Казанда җылыту сезоны 20 апрельдә төгәлләнә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/4/18/65cc1b265d859913aa653c253e7edeb3.jpg)
Быел Казанда җылыту сезоны 20 апрельдә төгәлләнә. ТР башкаласы мэриясенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.
«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген көндез Казанда һава температурасы +18 градуска кадәр күтәрелде. 23 апрельгә кадәр республикада аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 9-15 градуска югарырак булачак», - диелә хәбәрдә.
Мэриядә әйтүләренчә, бу сезонда җылыту сезоны 198 көн дәвам итте. Җылылык бирү уртача тәүлеклек температура биш һәм аннан күбрәк көн дәвамында +8 градустан югарырак күтәрелгән очракта тәмамлана.
Элегрәк Чаллыда узган аппарат киңәшмәсендә хәбәр итүләренчә, Автокалада җылыту сезоны 22 апрельдә төгәлләнәчәк.