Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның «Ак Барс» формасын кигән фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында республика лидерының «Ак Барс» хоккей клубының свитерын кигән фотосын урнаштырган.
«Сез дә карыйсызмы?» - дип язган Галимова.
Исегезгә төшерик, кичә «Ак Барс» Гагарин Кубогының 1/8 финалының алтынчы очрашуын уздырды. Казанлылар «Автомобилист» белән очрашты һәм 5:1 исәбе белән җиңде.