Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Габдулла Тукайга багышланган чара үтте
17нче апрельдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Габдулла Тукайга багышланган «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән чара үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да биредә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны «Ак калфак» әгъзасы Гүзәл Шәехова әзерләгән иде. Балалар Габдулла Тукай тормышы белән, аның китапларыннан һәм рәсемнәрдән әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. «Бала һәм күбәләк» шигырен сәхнәләштерделәр, «Су анасы» мультфильмын карадылар.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте