Чаллыда Җиңүнең 80 еллыгында ретро-машиналар йөриячәк
Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап уздырырга җыеналар. Бәйрәм Муса Җәлил һәйкәле каршындагы митинг белән башланып китәчәк. Ватан-мемориалы янында парад була, хәрби техникалар хәрәкәт итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
«Беренче тапкыр ретро техника чыгарылачак. Шулай ук заманча техникаларны күреп була. Барлыгы 42 машина», - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.
Ватан-ана мемориалы каршындагы бәйрәм чарасында 2 меңнән артык укучы, студентлар катнашса, Яр буе паркы мәйданында аларның саны 3 меңнән артык була.