Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Зур Чирекле авылындагы «Китапханә төне-2025» кичәсе Җиңүнең 80 еллыгына багышланган

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Хәлимә Рамазанованың «Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык» дигән язмасы чыкты.

«Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәдәният һәм ял итү үзәгендә «Китапханә төне-2025» дип исемләнгән искиткеч бай эчтәлекле очрашу кичәсе узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге чарада өлкән яшьтәге авылдашларым һәм мәктәп укучылары катнашты.

Мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Алар мәдәният йортын матур итеп бизәгәннәр иде. Стендларда укучы балаларның сугыш темасына ясаган рәсемнәре, кул эшләре, сугыш яраларыннан бу дөньядан киткән ветераннарыбызның фоторәсемнәре урын алган.

Мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызы, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы һәм актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы тарафыннан оештырылган кичәне авыл хакимияте хезмәткәре Кадрия Дамир кызы ачып җибәрде.

«Сезне барыбыз өчен дә якын булган Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Безнең илдә сугышның утлы канаты кагылып үтмәгән бер генә гаилә дә, бер генә йорт та юк. Һәрбер гаилә фронтта якыннарын югалткан, һәрбер гаилә тылда Җиңү көнен якынайту өчен тырышкан. 416 авылдашыбыз фронтка китә, шуларның 45е яу кырында мәңгелеккә ятып кала, 16сы госпитальләрдә яралардан үлә, 139ы хәбәрсез югала. Кызганычка, илебез азатлыгы өчен үзләрен кызганмыйча көрәшкән ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре саны елдан-ел кими. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмыйча бала-оныкларыбызга җиткерергә бурычлы. Хәзер халкыбызның матур киләчәге хакына махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз белән горурланабыз, аларга һәм гаиләләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә һәммәсенә дә өйләренә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен», – диде Кадрия Дамир кызы.

«Туган ил өчен изге сугышта батырларча һәлак булган, дошманны җиңү өчен бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куйган авылдашларыбыз рухына багышлап дога кылыйк, урыннары җәннәттә булсын, аларга догадан башка берни дә кирәкми»,– диде Гөлфируз Ильяс кызы.

Авылыбыз остабикәләре Халидә Юнес кызы, Мәрьям Сәбит кызы һәм Кәримә Сәбит кызы мөбарәк кичәне Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән дәвам итте. Алар барча әрвахларның да рухларын шатландырып озак кына матур итеп дога кылдырдылар.

Мәктәп укучылары Айбулатова Асия, Сулейманова Камилә, Абубәкәрова Хава актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы җитәкчелегендә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Асия Айбулатова Габдулла Тукайның «Акбай» шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Балалар хәрби җырлар, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыраттылар. Халидә Юнес кызы үзенең михнәтле бала вакытын искә төшереп, Муса Җәлилнең «Бүреләр» шигырен сөйләде.

«Муса Җәлил - халкыбызның патриот-шагыйре. Ул фашистлар төрмәсендә җәзалап үтерелә. Явыз фашистлар шагыйрьнең гомерен өзсәләр дә, шигырьләрен юк итә алмыйлар. Алар халкыбыз күңелендә яши. Безнең догаларыбыз Җәлилебезнең рухын шатландырсын»,- диде Гөлнур Айсә кызы.

Истәлекле очрашу милли ризыклардан сыгылып торган табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды. Безне хөрмәтләп шушы кичәгә чакырган өчен мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызына, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызына, актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызына, Алисә Айсә кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Дөньялар тыныч булсын, сугышта катнашучы авылдашларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дип дога кылдык. Мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кичәдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аллаһы Тәгалә шатлыклы очрашулар насыйп итсен дигән теләктә калдылар».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России