Хәйруллин: Татарстанда дроннар һөҗүме вакытында интернет тулысынча сүндерелми
Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Казанда «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә чыгыш ясаганда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы булганда мобиль интернетны сүндерү турында сөйләде.
«Без хокук саклау органнарындагы коллегаларыбыз, иминлек советы, элемтә операторлары белән берлектә иминлекне тәэмин итә һәм шул ук вакытта түләү, тиз түләүләр системасы (СБП), такси чакыру белән бәйле мөһим элементларга зыян китерми торган механизм булдырдык. Россия төбәкләрен алсак, анда кешеләр интегә, интернетны тулысынча сүндерәләр!» – диде министр.
Аның сүзләренчә, мобиль интернет акрынрак эшли, ләкин тулысынча сүндерелми.
Интернетның тизлеген вакытлыча чикләү «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы вакытында күзәтелергә мөмкин, дип аңлаткан иде элегрәк Татарстан хакимияте. Әмма интернетны режим гамәлдән чыгарылганчы «томалап торалар».
Июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме вакытында тотрыклы элемтәне тәэмин итү өчен иҗтимагый Wi-Fi челтәрләрен үстерергә кушты.