Миңнеханов Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни кампус булдыру планы турында сөйләде
Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф кампусы булдыру мәсьәләсе карала. Бу хакта «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең юбилеенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«Ул төрле фәнни бүлекчәләрне заманча инфраструктура белән бер территориядә берләштерергә тиеш. Бу дисциплинаара тикшеренүләргә һәм гамәли эзләнүләргә көчле этәргеч бирәчәк, шулай ук сәләтле яшьләрне фәнгә тартуның яңа полюсын формалаштырырга ярдәм итәчәк», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Кампус төзү өчен җир кишәрлеге сайланган инде. Миңнеханов илнең Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясеннән проектны гамәлгә ашыруда киләчәктә дә ярдәм итүләрен сорады.