Тинчурин театры Мәскәүдә ике спектакль күрсәтәчәк
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәүгә гастрольләр белән бара. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театр мәскәүлеләр игътибарына ике спектакль тәкъдим итәчәк.
29 октябрьдә тамашачылар Халисә Мөдәррисова пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын карый ала.
30 октябрьдә исә тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Алай тугел, болай ул!» комедиясе тәкъдим ителәчәк.
Спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана һәм русчага синхрон тәрҗемә белән татар телендә бара.